Татарстанда «Гагарин декадасы»
Кичә Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелде. Бу көннәрдә бөтен ил буйлап Юрий Гагарин очышының 65 еллыгына багышланган Беренче Россия космос атнасы узды. Киләчәктә ул ел саен Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында үткәреләчәк.
Ә Татарстанда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Гагарин декадасы» старт алды. Программада – космос тематикасына багышланган белем бирү һәм мәдәни чаралар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан совет космик программасына зур өлеш керткән. Казанда Сергей Королёв һәм Валентин Глушко кебек баш конструкторлар эшләгән. Казан авиация институтында илдә беренче реактив двигательләр кафедрасы ачылган. Республика предприятиеләре космик тармак өчен төеннәр һәм агрегатлар җитештергән.
КАИны тәмамлаучылар арасында «Энергия-Буран» системасының баш конструкторы Борис Губанов та бар. Татарстанның тагын бер горурлыгы – Россия Герое космонавт Сергей Рыжиков.





Комментарийлар