Татарстанда ‒ «Гаилә атналыгы»
1–10 июль көннәрендә Татарстанда «Гаилә атналыгы» үтәчәк. Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлана.
Шул уңайдан республикада якынча 700 чара уздыру планлаштырыла. Бу хакта матбугат конференциясе барышында ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, Татарстанда «Нык гаилә» проектының төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова сөйләде.
«Күркәм, мөһим бәйрәм якынлаша – 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәбез. Татарстан Республикасының Гражданлык хәлләре актын теркәү бүлеге шәһәр һәм район администрацияләре белән берлектә әлеге чарага ныклап әзерләнә. Бәйрәм уңаеннан, икенче ел рәттән, «Гаилә атналагы» үткәрелә. Узган ел бәйрәм көннәрендә 600 чара үткәргән булсак, быел аларның саны 700 гә җитәчәк», ‒ диде Эльвира Әхмәтова.
«Гаилә атналыгы «Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе» шигаре астында узачак. Республикада гаиләләргә ярдәм итүгә, гаилә кыймәтләрен саклау һәм куәтләүгә, гаилә аша патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән күп кенә чаралар гамәлдә.
«Гаиләләр өчен 65 социаль ярдәм төре каралган, аларның алтмышы республика бюджетыннан финанслана. Ел саен күпбалалы гаиләләр саны артуы сөендерә – бүген республикада 59 мең шундый гаилә яши, аларда 189 мең бала тәрбияләнә», ‒ диде Эльвира Әхмәтова.
Гаилә бәйрәменә багышланган көннәрдә гражданлык хәлләре актын теркәү бүлекләрендә, мәдәният сарайларында, китапханә һәм паркларда балалар һәм олылар өчен мастер-класслар, гаилә альбомнары һәм туй фотолары күргәзмәсе, асфальтта акбур белән рәсем ясау конкурслары, гаилә темасына багышланган әдәби укулар, спорт чаралары, викториналар, тантаналы рәвештә гаиләләрне теркәү, бала тудыру йортыннан яңа туган сабыйны каршы алу һәм аңа исем кушу кебек кызыклы чаралар узачак.
Фото – Шедеврум





Комментарийлар