Татарстанда «Күренер-күренмәс» театр-педагогик проектының дүртенче сезоны узачак
15 июньнән 28 июньгә кадәр Татарстан Республикасында «Күренер-күренмәс» («Видимо-невидимо») театр-педагогик проектының дүртенче сезоны узачак. Проектны Живой город фонды гамәлгә ашыра. Катнашу өчен гаризалар 11 майга кадәр кабул ителә.
Проект кысаларында социаль театр вәкилләре Татарстанның авыл мәктәпләренә барып, яшүсмерләр белән спектакльләр куя. Алар «шәһәр кешеләре театры» методикасы буенча эшли: төрле уеннар, тренинглар һәм остаханәләр аша укучылар үз тормышлары, хыяллары һәм борчулары турында спектакльләр тудыра. Беренче күрсәтүләр авылларда, ә аннары спектакльләр Казандагы MOÑ театр мәйданында профессиональ сәхнәдә күрсәтелә.
Проект 2023 елдан Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә ул Татарстанның тугыз авыл мәктәбен колачлап, ел саен 30 дан артык катнашучыны җәлеп иткән һәм 600 дән артык тамашачы җыйган.
Фото: проект матбугат хезмәте





Комментарийлар