Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Мәгариф музее ачылачак

Быелның уку елы ахырына Татарстанның Мәгариф музеен ачарга ниятлиләр.

Быелның уку елы ахырына Татарстанның Мәгариф музеен ачарга ниятлиләр. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Ул Казан федераль университеты базасында төзеләчәк. Министр фикеренчә, биредә студентлар күп, квалификация күтәрү өчен укытучылар, төрле кунаклар да килә.

«Анда интерактив җиһазлар булачак, республиканың төрле почмакларыннан элемтәгә чыгарга, мәгълүмат алырга һәм дәресләр үткәрергә мөмкин булачак», – диде ул.

Һадиуллин шулай ук Казансу яр буенда барлыкка киләчәк Укытучы скверы турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, Милли китапханәнең уң ягында балалар паркы булачак. Шушы парк һәм «УРАМ» паркы арасында укытучыга һәйкәл куелачак.

Моннан тыш, республика мәгариф системасының йөз еллык үсеш юлы турында рус һәм татар телләрендә китап чыгарырга уйлыйлар. Ул киләсе елның гыйнвар ахырына әзер булачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ