Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда өр-яңа фестиваль – «Бистә шәле» көтелә

        Агымдагы ел Татарстаныбызда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгәнгәме, төрле мәдәни бәйгеләр, фестивальләр үткәрү модага кереп китте. Моңарчы уздырылы...

        Агымдагы ел Татарстаныбызда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгәнгәме, төрле мәдәни бәйгеләр, фестивальләр үткәрү модага кереп китте. Моңарчы уздырылып килгәннәренә яңалары да өстәлә тора. Балык Бистәсендә 19 август көнне үтәргә тиешле «Бистә шәле» исемле хатын-кызлар халык кәсебенең I республика фестивале шундыйларның берсе булачак.
        Мәгълүм ки, Балык Бистәсе төбәге элек-электән үзенең мамык шәлләре, шәл бәйләү осталары белән дан тота. Шәлчеләрне халыкка таныту, бу һөнәр серләре белән яшь буынны да кызыксындыру максатыннан менә шундый үзенчәлекле фестивальгә җан өрергә булганнар да инде алар. Фестиваль Балык Бистәсенең район Сабан туе үтә торган мәйданында оештырылачак. Ул ничек үтәчәк, тамашачыны нинди кызыклы, мавыктыргыч чаралар белән кызыктырырга ниятләп торалар? Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әлеге фестивальнең программасы белән таныштырдылар.
        Бу көнне фестиваль мәйданының капка төбендә үк кунакларны театральләштерелгән тамаша белән каршы алачаклар. «Иң креатив шәл» һәм «Иң тиз бәйләүче» конкурслары үткәрелеп, җиңүчеләре ачыкланачак. «Шәл бәйлисем килә» дигән мастер-класста шәлнең этаплап барлыкка килүе күрсәтеләчәк. Тамашачы хөкеменә «Рәсемнәрдә шәл бизәге», «Бистә кабартмасы» исемле мастер-класслар да тәкъдим ителәчәк. «Бистә осталары» хатын-кызлар командасы кулдан әзерләнгән продукция тәкъдим итәргә җыена.  Фестивальгә килгән балалар өчен «БалаЧак» исемле халык уеннары мәйданчыгы эшләячәк. Төп сәхнәдә театральләштерелгән пролог күрсәтеләчәк. Халкыбызның моңлы сандугачлары Зәринә Хәсәншина белән Сиринә Зәйнетдиновалар шәлчеләр фестиваленең мәртәбәле кунаклары булачак.
        Фестиваль ахырында мәйдан уртасына рекордлы зурлыктагы шәл чыгарылачак.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ