Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда студентларның иң яхшы төзү отрядларын ачыклаячаклар

Совет чоры студентлары тормышының иң үзенчәлекле, хәтердә уелып кала торган хатирәсе җәен төзү отрядларында эшләп уздырган вакыты санала иде.

Бердән, күмәкләшеп эшләүнең тәмен татыйсың, киләчәк тормышың өчен кирәкле аерым һөнәр серләренә төшенәсең, икенчедән, матди ягыңны беркадәр җайлау мөмкинлеге дә туа. Мин үзем дә студент елларымда Әгерҗе районының Девятерня, Кама Тамагы районының Кече Мәрәтхуҗа авылларында уздырган өченче хезмәт семестрына бәйле якты хатирәләрне әле дә күңел түремдә саклыйм.

Заманалар үзгәрсә дә, бүгенге чор студентлары тормышында да төзү отрядлары эшчәнлеге мөһим тәрбияви, хезмәт чыныгуы мәктәбе санала.

Илебездә студентлар отрядлары хәрәкәтенең бай тарихы бар: быел ул үзенең 65 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Шул чор эчендә 20 миллионнан артык егет һәм кыз студентларның төзү отрядлары мәктәбен узган.

Безнең республикабызда 2016 елдан башлап ел да “Татарстанның иң яхшы студентларының төзү отряды” дигән конкурс үткәрелеп киленә. Ике көн рәттән конкурста катнашырга теләк белдергән яшьләр интеллектуаль биремнәр үти, жюрига узган бер ел эчендә башкарган эше хакында отчёт тапшыра, киләчәк планнары белән таныштыра.

Бу көннәрдә республикабызның сәүдә-сәнәгать палатасында 2023 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы студентларының төзелеш отряды» конкурсына йомгак ясала. Анда җиңүчеләр алты шәхси һәм унбиш команда номинацияләрендә ачыкланачак. Әлеге конкурска йөздән артык гариза алынган. Быел, беренче тапкыр буларак, “Казан инновацион университетының иң актив җәмәгать эшлеклесе”н һәм “Елның иң яхшы студент-проводнигы”н да ачыклау күздә тотыла. 

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 15 февральдә – Россия студентларының төзү отрядлары көне алдыннан Яшел Үзәндәге Серго исемендәге заводта узачак.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ