Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда су басу хәвефен булдырмас өчен чарасын күрә башлаганнар

Татарстанда су басу хәвефен булдырмас өчен март ае башыннан ук хәстәренә керешкәннәр. “Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе” хезмәткәрләре  язгы ташу башланыр алдыннан ук юлларның иминлеген сакл...

Татарстанда су басу хәвефен булдырмас өчен март ае башыннан ук хәстәренә керешкәннәр. “Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе” хезмәткәрләре  язгы ташу башланыр алдыннан ук юлларның иминлеген саклау өчен төрле чаралар күрә. Инде хәзердән үк суүткәргеч торбаларны кар һәм боздан чистарту башланган.
Юлчылар 22 марттан юлларның  үзәннәргә, елга-күл яннарына туры килгән урыннарын тикшерделәр. Туфракның судан юылу ихтималы булган  кишәрлекләр  аерым игътибарга алынган. Әлеге хезмәтләргә 300 гә якын кеше җәлеп ителгән.
                                                                                     Ирек НИГЪМӘТИ 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ