Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда укытучыларны планшетлар белән тәэмин итүгә 560 миллион сумнан артык акча юнәлтеләчәк

Татарстанда «Социаль өлкә тармакларында цифрлы платформалар» федераль проекты кысаларында мәгариф оешмалары укытучыларын планшетлар белән тәэмин итүгә өч ел эчендә 560 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта республиканың Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Вести Татарстана» сайты.

Аерым алганда, 2026 елда әлеге максатлар өчен 80,3 миллион сум, 2027 елда  274,1 миллион сум, 2028 елда 209 миллион сум  планлаштырыла. Финанслау федераль һәм төбәк бюджетлары хисабыннан гамәлгә ашырылачак.

Проектның төп максаты — мәктәпләрне һәм көллиятләрне электрон журналлар, белем бирү контенты белән эшләү өчен кирәкле ИТ-инфраструктура белән җиһазлау, шулай ук 2030 елга «Минем мәктәбем» һәм «Университетлар» тармак цифрлы платформаларын булдыру.

Гомумроссия күләмендә әлеге проект кысаларында 634 мең укытучыны илдә җитештерелгән планшетлар белән тәэмин итү, шулай ук уку йортларына югары тизлекле Интернетка керү мөмкинлеге булдыру күздә тотыла.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ