Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда волонтерлыкны үстерәчәкләр

«Игелекле эшләр төбәге» федераль конкурсында алты ел рәттән җиңүгә ирешкән Татарстан республикасы ирекле хәрәкәтне үстерү өчен 6 млн сум күләмдә акча алачак. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Яшьләр министрлыгы башлыгы Ринат Садыйков әйтүенчә, Татарстанда 182 меңнән артык волонтер бар. Егерме ике игелек үзәге эшләп килә. Унике волонтерлык юнәлеше үз эшчәнлеген алып бара.

«Без Татарстанда волонтерлык эшчәнлеге илдә иң яхшыларның берсе булуы белән горурланабыз. Федераль конкурс нәтиҗәләре моңа дәлил булып тора», — диде ул.

Министр билгеләп үткәнчә, федераль конкурста җиңү бу юнәлештә тагын да күбрәк волонтерларны җәлеп итәргә мөмкинлеген арттырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ