Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанлыларны «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестивалендә катнашырга чакыралар

2023 елның 15 ноябренә кадәр «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең V сезонының төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасының театр...

2023 елның 15 ноябренә кадәр «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең V сезонының төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасының театр коллективларыннан 23 гариза бирелгән. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.
Фестиваль 2 категория катнашучылар өчен уздырыла: балалар театр коллективлары һәм студияләр, анда катнашучыларның яше 6 яшьтән 17 яшькә кадәр, яшьләр коллективлары һәм студияләр - 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучылар. Чыгышлар арасында шулай ук иң яхшы режиссерлык эшен, иң яхшы музыкаль бизәлешне, иң яхшы ир-ат һәм хатын-кыз рольләрен һәм башкаларны сайлаячаклар.
Исегезгә төшерәбез: узган ел “Балалар театр коллективлары” номинациясендә 1 урынны бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган спектакль белән “Апуш” балалар театр студиясе алды.

mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ