Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның 200 мәктәп укучысына «Физика-химия алгарышы» проекты буенча грантлар биреләчәк

Татарстанда 5–11 нче сыйныф укучылары «Физика-химия алгарышы» проекты кысаларында акчалата грантлар алачак. Республика Министрлар Кабинетының карары рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Грантлар физика, химия һәм биология фәннәрен актив һәм нәтиҗәле өйрәнүче укучылар өчен билгеләнгән. 

Грант өч төркем укучыларына билгеләнәчәк: 5–6  нчы сыйныфлар – 50 кеше, 7 нче сыйныф – 30 кеше, 8–11 нче  сыйныфлар – 120 кеше. Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү күләме – 69 мең сум.

Конкурс оештыручысы – Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ