Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның 200 яшь педагогы елына 90 мең сум грант акчасы ала алачак

        Татарстанда яшь укытучылар «Безнең яңа укытучыбыз» гранты конкурсында катнаша алачак. Бу ярдәм чарасы беренче тапкыр 2011 елда гамәлгә куелды һәм бу эш Татарстан Республика...

        Татарстанда яшь укытучылар «Безнең яңа укытучыбыз» гранты конкурсында катнаша алачак. Бу ярдәм чарасы беренче тапкыр 2011 елда гамәлгә куелды һәм бу эш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплавы белән яңадан башлана. Грантның төп максаты – мәктәпләргә яшь педагогларны җәлеп итү, дип яза «Республика Татарстан» газетасы.
        Грантлар өчен мәктәпләрдә өч елдан артык эшләмәгән 35 яшькә кадәрге яшь укытучылар көрәшә ала. Аларның даими яшәү урыны Татарстан булырга тиеш. Конкурста җиңүчеләргә өч ел дәвамында ай саен 10 мең сум түләү билгеләнә.
        Бер үк вакытта түләүне 200 педагог алачак, аларның һәрберсе бер уку елында 90 мең сум ала.
        Грант программасы 2028 елга кадәр дәвам итәчәк. Киләсе елда 200 түгел, ә 400 грант алучы сайлап алыначак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ