Татарстанның киләчәге – 100 лидер кулында
“Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасы” яшьләр өчен инде өченче сезон рәттән “Киләчәк Татарстаны” дигән бушлай проектка старт биргән иде. Аның беренчесе 2020 елның 4 февралендә старт...
“Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасы” яшьләр өчен инде өченче сезон рәттән “Киләчәк Татарстаны” дигән бушлай проектка старт биргән иде. Аның беренчесе 2020 елның 4 февралендә старт алды. Барлыгы 19 команда, төрле өлкәләргә – IT, авыл хуҗалыгы, мәгариф, спорт, сәнәгать өлкәләренә караган 19 проект катнашты. Барлыгы 7 команда җиңеп чыкты. Приз фонды 700 мең сум тәшкил итте.
Икенче проектка 2021 елның 25 февралендә старт бирелде. 400 гариза бирүчедән 100 кеше сайлап алынды. Проектлар 10 июньдә якланды. Приз фонды 500 мең сумнан гыйбарәт иде. Быелгы “Киләчәк Татарстаны” проектның тематикасы “Цифрлаштыру. Тотрыклы үсеш” дип атала. Проектка 2 апрельдә старт биреләчәк. Приз фонды 500 000 сум тора. Географиясе (теркәлү вакытында) : Казан, Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Чаллы, Кукмара, Лениногорск, Түбән Кама, иске Чүпрәле, Подпорожье (Ленинград өлкәсе).
Проектның җитәкчесе ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесенең стратегик үсеш буенча урынбасары Елена Фәйзрахманова.
Катнашалар: студентлар, эшкуарлар, белгечләр.
Цифрлаштырылган дөньяда алдынгы технологияләр һәм тотрыклы үсеш беренче планга чыга. Шул ук вакытта байлык турында да онытырга ярамый. Проект киләчәк, яшел планета һәм әхлакый сайлау турында. Ул - үсешне сайлау, гореф-гадәтләрне, табигатьне саклау һәм байлыкны саклау. Проект яшьләрнең финанс белемен күтәрә, бизнес белән идарә итәргә өйрәтә
аларны республиканың социаль-әһәмиятле проектларына җәлеп иттерә. Проектның этаплары: теркәү, әңгәмә кору, катнашучыларны ачыклау, проектны эшләтеп җибәрү, бизнес-интенсив, проект өстендә эшләү, яклау алды, яклау, җиңүчеләрне ачыклау. Катнашучылар өчен бизнес-интенсив 2 апрельдән 10 июньгә кадәр. Проект дисциплинасы: команда туплау, стратегик менеджмент, идарә итү стратегиясе, сәүдә, эшлекле мөнәсәбәтләр үзенчәлекләре, инвестицияләр җәлеп итү, психология һ.б.
Әйдәп баручы бизнес-тренер – ТР Президенты каршындагы кадрлар сәясәте буенча Совет әгъзасы, “GMC Consulting” компаниясе генераль директоры, бизнес-тренер Галина Маштакова. Проектны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплый.

Ирек НИГЪМӘТИ
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Классик язучыбыз юбилеена багышлап
Быелгы март ае татар әдәбияты халкыбызның олы шәхесләреннән берсе Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгы белән үзенчәлекле. Атаклы язучы-прозаик, әдәбият һәм тел галиме, ялкынлы публицист һәм тәнкыйтьче, та...

Быелгы март ае татар әдәбияты халкыбызның олы шәхесләреннән берсе Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгы белән үзенчәлекле. Атаклы язучы-прозаик, әдәбият һәм тел галиме, ялкынлы публицист һәм тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе ул. Безнең буын аның «Яшь йөрәкләр», «Татар хатыны ниләр күрми?», «Казакъ кызы», «Тирән тамырлар», «Алмачуар» кебек киң полотналы роман-повестьларын укып, тормыш әлифбасын үзләштерде. Галимҗан Ибраһимов исеме безнең «Мәгариф» журналы укучылары өчен аеруча кадерле. Чөнки ул 1918 елда «Мәгариф» исеме белән чыга башлаган журналны оештыручы һәм аның беренче редакторы да.

Галимҗан Ибраһимовның олуг юбилее уңаеннан мәдәният учреждениеләрендә һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Менә аларның кайберләре:
Бүген Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда яшь тәнкыйтьчеләр катнашында «Татар шагыйрьләре» дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Иртәгә исә «Әкият» курчак театрында язучының «Адәмнәр» повесте буенча схнәләштерелгән спектакль күрсәтеләчәк.
Язучының туган көне – 12 мартта ТР бөек язучының Казадагы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе ишегалдында куелган бюстына чәчәкләр салу күздә тотыла. Ай дәвамында Татарстан Милли һәм Республика балалар китапханәләрендә Г.Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган китаплар күргәзмәсе эшләячәк. Шулай ук республикабыз мәктәпләрендә Г.Ибраһимов истәлегенә багышланган әдәби сәгатьләр үткәрелү дә күздә тотыла.
Иртәгә исә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яшь галимнәрнең «Галимҗан Ибраһимов – язучы, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узар дип көтелә.
23 март көнне Казандагы Татар китабы йортында күренекле язучыга багышланган «Гасырлар киселешендә Г.Ибраһимов шәхесе һәм иҗаты» дип исемләнгән искә алу кичәсе, ә 28 мартта исә Язучылар берлегенең Тукай клубында Г.Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.

Таһир САБИРҖАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар