Логотип Магариф уку
Цитата:

Ирина Волынец: «Биш йөзләп бала үз гаиләләрендә  калдырылды»

Бала хокукларын яклау – элек тә, хәзер дә җәмгыятебездәге мөһим мәсьәләләрнең берсе.  «Башка республика-өлкәләр белән чагыштырганда, балаларны яклау юнәлешендә бездә нинди аермалар бар? Халыкны а...

Бала хокукларын яклау – элек тә, хәзер дә җәмгыятебездәге мөһим мәсьәләләрнең берсе.  «Башка республика-өлкәләр белән чагыштырганда, балаларны яклау юнәлешендә бездә нинди аермалар бар? Халыкны аеруча нинди мәсьәләләр борчый? Яшәп килгән кыенлыкларны ни рәвешле хәл кылырга тәкъдим итәсез? Сезнең эшчәнлекне нинди күзлектән карап  бәялиләр?» – дип,   Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынецка мөрәҗәгать иттек.
– Бу вазифага керешкәнче, мин дистә елдан артык иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгыльләндем. Демография, социаль сәясәт, балалы гаиләләр мәсьәләләре юнәлешендә эшләдем. Хакимият һәм җәмгыятьнең аңлашып эшләвен күз уңында тотучы төбәкара ата-аналар комитеты оешты, аның төбәк оешмалары барлыкка килде. Балалы гаиләләр белән берлектә эшләгәч, гади халыкны ни-нәрсә борчыганын күргәч, без бик күп закон башлангычлары белән чыктык.

Әйтергә кирәк, республикабызда балалы гаиләләрне хуплап торуның бик яхшы, үзенчәлекле системасы корылган. Дөрес, законнар бик күркәм булып та, аларның бөтенесе дә гамәлдә эшләп бетермәскә мөмкин. Законнарны үтәмәгән затларның кайберләренә кайчак чара да күрелми. Миңа хәзер рәсми затларның ничек эшләве белән якыннан танышу мөмкинлеге туды. Моңарчы иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән җәмәгатьчелек тәртибендә генә шөгыльләнсәм, хәзер дәүләт органнары белән кулга-кул тотынышып эшлибез. Билгеле, хәзер ниятләгәннәреңне тормышка ашыру өчен киң мөмкинлекләр ачылды. Мин элек тә башка төбәкләр белән еш аралаша идем, хәзер дә, вәкаләтләремне тормышка ашыру максатында, еш сәфәргә чыгам. Шуңа күрә федераль законнарның Татарстанда һәм башка төбәкләрдә ничек тормышка ашырылганын чагыштырып карый алам.
«Аеклык ноктасы» уңышлы эшли
– Чагыштыру безнең файдагамы, әллә калышабызмы?
–Безнең файдага. Республикабызда федераль масштабта тормышка ашыру зарур булган бик күп уңышлы инновацион проектлар гамәлгә кертелә. Әйтик, «Аек-лык ноктасы» дигән проект шундыйлардан. Билгеле,  күп төбәкләрдә эчкечелеккә каршы көрәшәләр, һәрхәлдә, көрәшергә тырышалар. Бездә әлеге проект бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил башлангычы белән 2015 елда гамәлгә ашырыла башлаган. Таҗлы вирус аркасында бераз тәнәфес булып алды. Инде менә быел, мөрәҗәгатемә Президентыбыз уңай җавап биргәч, бу юнәлешкә ун миллион сум акча бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә әти-әни хокукыннан мәхрүм ителү ихтималы гамәлгә ашырылмыйча, биш йөзләп бала үз гаиләләрендә  калдырылды. Бик мөһим казаныш бу. Югыйсә бу балаларның үксезләр йортына, тәрбиягә алучы гаиләләргә эләгү ихтималы зур иде. Без менә шушы көннәрдә генә югары дәрәҗәдәге тармакара хезмәттәшлек өчен хезмәт һәм социаль яклау министрына, аның хезмәткәрләренә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Рәхмәт хатларын тапшырдык. Алкоголь кулланучы ата-аналарның шактые ел дәвамында аракы кулланмый, дәвалана икән, шәт, киләчәктә дә аек булып калыр дигән өмет  бар.
– Әлеге гаиләләрне гел күзәтеп-тикшереп торасызмы?
– Махсус медицина программасы бу. Әлеге җәһәттә Татарстанда шактый бай тәҗрибә тупланды. Хастаханәдә ятып дәвалануны күздә тотмый ул, анда көндез барып кайту җитә. Бу кешеләргә махсус сыекчалар кадала. Психологлар, психиатрлар ярдәмгә килә. Билгеле, бу ярдәм – байтак кына ата-анага аек яшәү рәвешенә кайту, балаларын гаиләдә саклап калу  өчен соңгы этәргеч. Ни кызганыч, әлеге проектка эләккәннәрнең бөтенесе дә ярдәмне аңлап, кабул итеп бетерми. Әмма эчкечелек тозагына эләккәннәргә мондый мөмкинлек бирергә кирәк.
Рәхмәт Президентыбызга! Нинди генә проект белән мөрәҗәгать итсәң дә кире борып чыгарганы юк. Һәрвакыт игътибар белән тыңлый, ярдәм итә. Әлеге башлангычны тормышка ашыруга кагылышлы министрлык-тармак җитәкчеләре дә булышырга тырыша. Баш тарткан очракта да, сәбәбен аңлатмый торып катнашмый калганнары юк. Проект бар яктан эшләп җиткерелә икән, аның тормышка ашмый калганы юк диярлек. Эшеңнең нәтиҗәсен күрәсең, әти-әниләрнең рәхмәтен ишетәсең икән, ничек сөенмисең! Билгеле, бер минем тырышлык нәтиҗәсе генә түгел бу. Иң әүвәл Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының, балигъ булмаганнар белән эшләүче республика комиссиясе рәисе, социаль сәясәт буенча вице-премьер Ләйлә Фазлыеваның, әлеге комиссиянең сәркатибе Илсөяр Гарифуллинаның, гомумән, тармакара хезмәттәшлек итүнең уртак җимеше. Сер түгел, күп кенә республика-өлкәләрдә балигъ булмаганнар комиссиясе исемлегенә эләгү – яшүсмерләр өчен шактый четерекле хәлдә калу ул. Җинаять кылу булмаса да, ниндидер бер җәзага тару кебек. Бездә исә бу – күз уңына эләгү, проблемаларың чишелә башлый дигән сүз. Дөрестән дә, Татарстандагы шартлар Россиянең башка төбәкләреннән шактый нык аерыла.

Бала болай да ерагая
– Татарстанның кайсы шәһәр-районнарында имин булмаган гаиләләр күбрәк?
– Мин мәсьәләне башкачарак яссылыкта, нинди гаиләләр мөшкел хәлгә төшә, дип куяр идем. Балаларның, яшүсмерләрнең хәл-әхвәлләренә битараф дип теге яки бу районны атап китү дөрес булмас. Төрле елда төрлечә килеп чыга, хәл үзгәреп тора. Гадәттә, әтисе яки әнисе, йә икесе дә эчкечелеккә бирелгәннәрне, балаларын рәнҗеткәннәрне ипсез гаилә дип әйтәләр, матди яктан кыенлык кичерүчеләрне ипсез дип исәплиләр. Хәтта матди яктан ипсез гаилә дигән төшенчә дә бар. Югыйсә тормышта еш кына киресе күзәтелә. Матди яктан яхшы гына тәэмин ителгән гаиләләрдә урамда тырай тибеп, юкны бушка аударып йөрүче, наз-игътибарга сусаган балалар үсә. Монда инде башка хилафлык. Матди якка зур игътибар бирелә. Бернигә мохтаҗлык  кичермәсеннәр, тормыш җитеш булсын дип, әти белән әни  икесе дә берничә урында эшләгәч, балалары белән шөгыльләнергә, бергәләп ял итәргә, табигать кочагына чыгарга вакытлары калмый. Мондый очракларда балалар үзләре дә матди кыйммәтләргә өстенлек бирә, әйтик, кемнең ничек киенүенә, нинди телефон йөртүенә зур игътибар  бирә башлый. Нәтиҗәдә чын күңелдән сөйләшергә, ике арада ышанычлы, эчкерсез мөнәсәбәтләр урнаштырырга,  суынып киткән араларны җылытырга вакыт табылмый. Нәтиҗәдә имин саналган гаиләләрдә дә балаларның үз-үзенә кул салу очраклары булгалый. Чөнки алар үзләрен ялгыз, кирәксез итеп тоя. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, нинди телефон йөртүе, нәрсә киюе бала өчен әллә ни мөһим түгел, әти-әнисенең якын киңәшче, сердәш, остаз булуы күпкә әһәмиятлерәк, дип журнал укучыларга әйтәсем килә. Ипсез гаилә дип шартлы рәвештә генә әйтелә. Кайсы яктан карыйсың бит. Ярлы булып та, гаилә әгъзалары бик тату, дустанә яшәргә мөмкин. Матди яктан җитеш тормышта яшәгән гаиләләрдә балаларны яратмыйлар дип әйтәсем килми. Теләсә кайсы гаиләдә теге яки бу якка авышлык булуы ихтимал. Кечкенә чагыннан балаңны иш-сердәш итмәсәң, балигъ булгач, араны ничек яхшыртырсың?! Үскән саен, бала болай да ерагая бара. Моның өчен һич югы  ни белән кызыксынуын, нинди яңалыклары, уңыш-уңышсызлыклары булуын белеп торырга кирәк. Балаң 9–10 яшьтә, 14–15 яшьтә булса да, 18 ен тутырса да, ихлас кызыксынсаң, күңелендә нинди борчу-мәшәкатьләр булуына битараф булмасаң, ул ачылмыйча калмаячак.
– Бала гел мәшгуль булсын дип әйтәләр. Ни кызганыч, соңгы елларда җыр-бию дисеңме, спорт, техникага кагылышлы булсынмы, бушлай түгәрәкләр нык кимеде. Ата-аналар кайдан акча җиткерсен?
– Әлбәттә, теләсә кайсы бала теләсә кайсы түгәрәккә йөри алырга тиеш. Билгеле, гаиләнең матди мөмкинлегенә бәйле бу. Минемчә, дәүләт һәр балага яхшы шартлар булдырырга бурычлы. Һәр гаиләнең түләүле түгәрәккә йөртү мөмкинлеге юк. Бигрәк тә гаилә ишле, күп балалы булса, ничек йөртә алсын?! Менә минем дүрт балам бар. Һәркайсының теге яки бу түгәрәккә йөрисе килә. Бушлайлары да бар. Тик анда, әйтик, фехтование түгәрәге булса, битлек, рапира, кием сатып алырга кирәк. Болар шактый кыйммәт. Әйтик, теннис түгәрәге, андагы киемнәр – бөтенесе түләүле. Хәзерге финанс кризисы вакытында бөтен нәрсә кыйммәтләнде. Кече бизнеска, урта бизнеска да бу таҗлы вирус шартларында шактый кыенга туры килә. Моңа карап, балаларга зыян килмәскә тиеш. Шуңа күрә түләүсез түгәрәкләрне күбрәк ачасы, эшләтәсе иде. Түгәрәкләрдә шөгыльләнгән баланың  киләп сарып йөрергә, сәгатьләр буе Интернетта утырырга вакыты калмый. Комарлы уеннарга, миңгерәйтүче матдәләргә бәйлелек нәкъ менә буш вакытны ничек уздырырга белмәүдән килә. Дәрестән соңгы вакытта һәртөрле файдалы  кызыксыну-мавыгулары булса, аларның буш сәгате калмый.  Аларны мавыктыра, кызыксындыра белү  дәүләтнең бурычы да инде. Бала өенә арып-талып, йокларга, дәрес әзерләргә генә кайтсын!
Бала кем белән кала?
–Аеруча нинди проблемалар җәһәтендә мөрәҗәгать итәләр? Халыкны ни-нәрсә борчый?
Аерылышу  бик күпләрне борчый. Ир белән хатын аерыла икән, табигый, бала кем янында кала, аерылып калган бала белән ничек аралашачаклар дигән мәсьәләләр алга чыга. Республикабызда медиация хезмәте  нәтиҗәле эшли. Аерылышырга җыенганнар белән судка кадәр эшләүчеләр болар. Алар, судны да алыштырып, баланың кем янында яшәп калачагын, аның белән аралашу тәртибен тәгаенли. Хәзер күп кенә ир-атлар аерылышкан сурәттә баланы үзләре янында калдырырга тели. Хәтта нарасыйларны да үз янында калдырырга теләүчеләр бар. Бер караганда, бик күңелле күренеш бу. Аталык хисе, җаваплылык барлыкка килгән дигән сүз. Икенче караганда, бала өчен тарткалаш өй җиһазларын бүлгәләүне хәтерләтә. Ни кызганыч, еш кына ир белән хатын өчен бала язмышы түгел, үз сүзләренең өстен чыгуы, мин-минлекләре мөһимрәк. Кем хаклы да  кем хаксыз? Кемдә гаеп күбрәк? Югыйсә мондый ыгы-зыгыда иң зур зыян күрүче – бала. Мин балаларның үз-үзләренә кул салу, кул салырга тырышу очракларын барладым. Боларның күбесе гаилә таркалу корбаны икән. Дөрес, сирәк-мирәк кенә әтисе яки әнисенең вафат булуы аркасында мордар китүчеләр дә бар. Бер караганда, ир белән хатын бер-берсен туйдырып бетерсә, бергә торудан ямь тапмаса, никахның  мәгънәсе калмый. Киеренке мөнәсәбәтләрне, төксе йөзләрне балалар көн дә күреп тора ич. Шулай булуга карамастан берәүләр, балалар хакына дип, гаиләне сакларга тырыша. Икенче берәүләр, эт белән мәче кебек яшәгәнче, аерылышуың яхшырак дип исәпли. Ни генә булмасын, бала иминлеге хакына үзара кешелекле мөгамәлә cакларга кирәк. Бала, никах таркалуга карамастан, әтисенең дә, әнисенең дә аны элеккечә яратуын тоеп-сизеп яшәргә тиеш. Бала үзе теләгән теләсә кайсы вакытта әтисе белән дә, әнисе белән дә күрешә, сөйләшә алсын. Бала психологиясенең тагын бер үзенчәлеге шунда: әтисе белән әнисенең аерылышуында ул  еш кына үзен гаепли. Нәрсәнедер дөрес эшләмәгән, ниндидер зыян китергән... Үз чиратында әти яисә әни кеше яшүсмерне бер-берсенә каршы котырта, әшәке итеп күрсәтә башласа, хәл тагын да мөшкелләшә. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе менә шушындый бәхетсез гаиләләргә бәйле.
Сабыйларны балалар бакчасына, мәктәпкә урнаштыруда ярдәм сорап та еш мөрәҗәгать итәләр. Анда чират булырга, урын җитмәскә мөмкин, билгеле. Аңлашыла: абруйлы, яхшы бакчага, мәктәпкә эләгүе кыен, чөнки теләүчеләр күп. Сер түгел, шундый яхшы бакчага, мәктәпкә эләгү өчен, ялганлап, шул микрорайонга пропискага да керәләр.
Социаль хуплау булмасмы дип мөрәҗәгать итүче гаиләләр дә аз түгел. Без мондый мәсьәләләрне Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү  һәм социаль яклау ми-
нистрлыгы белән бергәләп хәл итәргә тырышабыз. Гомумән алганда, 2020 ел белән чагыштырганда мөрәҗәгатьләр 14 процентка артты, ике меңгә җитте. Шул ук вакытта социаль хуплау чаралары арту нәтиҗәсендә, социаль яклау сорап мөрәҗәгать итүче гаиләләр саны 13 процентка кимеде. Бу хәл Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының яхшы эшләве, үз вакытында чара күреп баруы хакында сөйли. Мәгариф, сәламәтлек саклау, эчке эшләр министрлыклары, суд департаменты идарәсе белән дә аңлашып эшлибез.
 Хәерхаһлы футбол
– Вәкаләтле вәкил эшчәнлегенең нәтиҗәсен ничек, нинди таләпләрдән чыгып бәялиләр?
Бу сорауны мин үземә даими биреп торам. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле законнар чыгару өлкәсенә дә, башкарма хакимияткә дә карамый. Шул ук вакытта без яңа закон проектлары тәкъдим итеп торабыз. Әйтик, Татарстан Дәүләт Советы якын араларда булачак сессиясендә,  безнең башлангычны кабул итеп, 18 яше тулмаганнарга энергетик эчемлекләр сатуны тыю турында закон кабул итәр дип өметләнәм. Инде анда безнең башлангычны хуплап чыктылар. Шулай ук без, мәгълүмат чараларында җинаятьчеләрне һәм җинаятьләрне «геройлаштырып» күрсәтүне тыярга, мондый гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы кертергә кирәк, дигән башлангыч белән чыктык. Һушың китәр: социаль челтәрләрдә, мәктәпкә кереп, балаларны үтергән кешене якларга  теләүче төркемнәр оеша. Маньякларның исем-фамилиясен бөтен ил белә. Минемчә, җинаятьчеләрнең исем-фамилиясен бөтенләй телгә алырга, фотосурәтләрен күрсәтергә ярамый. Чөнки алар үзләрен герой итеп хис итә башлаячак. Әгәр чын исем-фамилияләрен искә алмасак, халыкка белгертмәсәк, яманат алып булса да танылырга, тегеләрнең «батырлыгын»  кабатларга теләүчеләр күпкә кимеячәк. 
Гомумән алганда, вәкаләтле вәкил эшчәнлегенең сыйфатын билгеләүче үлчәүләр юк. Вәкилгә мөрәҗәгатьләр күбәйсә – ышаныч юк,  азайган икән – начар эшли, дип бәһаләргәме?! Киресенчә дә карарга була ич.
Минемчә, тормышка ашырылган проектлар буенча бәяләргә мөмкин. Әйтик,  «Хәерхаһлы футбол» проектын тормышка ашырдык (дөрес, әлеге хәйрия турниры респуб-
ликабызда 2018 елдан оештырылып киленә, тик мондый зур масштабта тәүге тапкыр үткәрелде).  2–8 сентябрь (2021 ел) көннәрендә, Татарстан Президентының матди ярдәме белән вәкаләтле вәкил башлангычында, футбол яратучы ипсез яшүсмерләрне җыеп, Матюшинодагы «Идел» лагеренда аерым смена оештырдык. Шулай итеп, республикабызның 16 районыннан килгән 160 яшүсмер атна буе спорт мохитендә яшәде. Республикабызның һәр районы катнашырга теләк белдергән иде дә, бөтенесен җәлеп итү мөмкинлеге булмады. Гади генә ярыш түгел бу. Остазлар белән аралашу, мастер-классларда катнашу белән бергә егетләргә спорт киемнәре, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балаларыбыз өчен көтелмәгән зур бүләк булды әлеге чара.  Югары органнар тарафыннан хупланган мондый башлангычларыбыз шактый күп.
Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ