Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрының 90 еллыгы

Тинчурин театрының 90 еллыгы уңаеннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Башкорстанга дүрт көнлек гастрольгә җыена. Уфа тамашачысы хозурына  дүрт спектакль тәкъдим ителәчәк.Т...

Тинчурин театрының 90 еллыгы уңаеннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Башкорстанга дүрт көнлек гастрольгә җыена. Уфа тамашачысы хозурына  дүрт спектакль тәкъдим ителәчәк.
Театр сөючеләр 29 ноябрьдә  «Яратам! Бетте-китте!» (автор – Л.Әминова, режиссеры – З.Харисов) җырлы-биюле комедиясе; 30 ноябрьдә «Хыялый» (автор – С.Әбүзәров, режиссер – И.Мөхетдинов) лирик комедиясе, 1 декабрьдә «Кияү урлау» (автор – С.Юзеев, режиссер – Р.Саттарова) комедиясен карый алачак. Гастрольләр туры 2 декабрьдә куелучы «Ашина» (авторы – Р.Зәйдулла, режиссеры – И.Казакбаев) мистик драмасы ябыла.
Спектакльләр арасында Салават Әбүзәровның «Хыялый» әсәре буенча куелган спектакле дә бар.  «Ашина» спектаклен  Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының режиссеры Илсур Казакбаев куйган.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов билгеләп үткәнчә, хәзерге авыр заманда халыкка җиңелрәк спектакльләр дә кирәк. «Тик аларда да – «Яратам! Бетте-китте!», «Кияү урлау»да, гореф-гадәтләр саклануы, гаиләләрнең бердәм, уртак, дус-тату тормышы кебек, әһәмиятле темалар ярылып ята. «Ашина» – тирәнрәк спектакль. Анда тасвирланган хәлләр башкортларга да якын, чөнки Башкортостанда да су басулар булган.», дип ассызыклады ул.
Тансылу Габидуллина
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ