Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театры һәм «Идел» журналы яшь драматурглар конкурсында катнашырга чакыра

Яңа конкурс турында тулырак

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Идел» журналы белән берлектә «Язга хәтле яз» дип аталган төбәкара драматургия конкурсы үткәрә. Бәйгедә җиңеп чыккан авторның әсәре 2024 елда Тинчурин театры сәхнәсендә куелачак.

Яңа конкурс турында тулырак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов татар театрларында яшьләргә юл бирергә кирәк дип белдерде.

«Без яшьләр белән эшләргә тырышабыз. Татар телендә яңа идеяләр, яңа сюжетлар булса, алар куелырга тиеш», – дип сөйләде ул.

Театрның әдәби бүлек мөдире Гөлназ Бәдретдин сүзләренчә, театрларга заманча кызыклы әсәрләр җитми.

«Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова яшьләрне бәйгедә катнашырга чакырды. «Тинчурин театры шундый тәкъдим белән чыккач, без дүрт куллап ризалаштык. Чөнки «Идел»нең төп максаты – яшьләргә юл бирү, мөмкинлекләр ачу. Хәзер талантлы, сәләтле яшьләр күп. Эшләрнең иң яхшыларын журнал битләрендә бастырачакбыз. Бездә әле пьесалар чыкканы юк», – диде ул.

«Язга хәтле яз» бәйгесендә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган авторлар катнаша ала. Конкурска татар телендә язылган оригиналь пьесалар кабул ителәчәк. Күп дигәндә, 3 пьеса җибәрергә мөмкин. Әзер эшләрне 2024 елның 15 мартына кадәр кабул итәләр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы киләсе елның 30 апрелендә үткәрелер, дип көтелә.

Бәйгенең тулы нигезләмәсе белән “Идел” журналының сайтында танышырга мөмкин.

 

Фәния Лотфуллина

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ