Логотип Магариф уку
Цитата:

Тотлыгу гомерлекме?

АНЫ ДӘВАЛАУ ЫСУЛЛАРЫ

Федераль каналарның берсендә шаулап «Супер Ниндзя» тапшыруы бара. Катнашучы атлетлар өчен дөньяда иң авыр трассаларның берсе ясалган монда. Сайлау турларын узып, үз көчләрен сынап карарга килгән спортсменнар, чыгышлары алдыннан, үз тарихларын сөйлиләр. «Мин кечкенәдән тотлыгуым аркасында кимсенүләргә, авырлыкларга юлыгып яшәдем. Шушы кимчелегем өчен башкалар миннән көлгәндә көчсез булып калсам да, мин монда бүгенге көндә физик яктан никадәр көчле булуымны расларга килдем. Әйе, мин тотлыгам, ләкин бу мине башкалардан түбәнрәк итми...»

Риналь Мөхәммәтов, Константин Меладзе, Фаина Раневская, Элвис Пресли, Мэрилин Монро һәм дөньяга танылган башка йолдызларның тотлыгудан интеккәнен күбегез белмидер дә. Тотлыгудан җәфаланучыларны яисә баласы сүзләрен өзек-өзек әйтә башлаган ата-ананы бу йолдызларның биографияләре белән таныштырып, берникадәр канатландырырга да буладыр. Әмма балаңнан: «Әни, мин бүтән укырга бармыйм!» – дигән сүзне ишетү, аның үз-үзенә көннән-көн бикләнә баруын күрү ата-ананы көчсез итә. Шулвакыт тиешле белгечләр, төпле киңәшләр, дәвалау ысулларын эзләргә керешәләр. Тотлыгуның билгеләре нинди, кайчан табибка күренергә, дәвалауны ничек билгеләргә һәм, гомумән, бу авыру гомерлекме? Әнә шул сораулар белән без логопед, нейропсихолог һәм дефектолог Гүзәл Хәсәновага мөрәҗәгать иттек.

 

ТОТЛЫГА БАШЛАУНЫҢ СӘБӘПЛӘРЕ

Тотлыгу киң таралыш алган чир булып саналмый, балаларның биш процентында гына очрарга мөмкин. Сәбәбе, физиологик яктан караганда, сөйләм мускулларының эшчәнлеге белән бәйле. Мускулларның координациясе авырлашканга, бала кирәкле авазларны әйтә алмый. Мондый сөйләм проблемалары, гадәттә, 2 – 5 яшьләр тирәсендә күзәтелә. Бу очракта бер сәбәпне генә аерып әйтү кыен. Гадәттә, ул берничә күренешкә бәйле.

1 нче сәбәп генетикага, нәселдәнлеккә бәйле. Тотлыгуның алтмыш проценты нәселдән килә. Бала тотлыга икән, гаиләсендә кемнеңдер сабый вакытында сөйләм авырлыклары белән очрашкан булуы мөмкин.

2 нче сәбәп – бала тиз үскәндә. 2 – 5 яшьтә баланың физик, эмоциональ үсеше һәм сөйләме формалаша башлый. Кемдәдер бу процесс шома гына барса, кайберәүләрдә тоткарлык күзәтелә.

3 нче сәбәп – тышкы факторлар. Биредә әти-әниләрнең балага карата мөнәсәбәте һәм үз-үзләрен тотышы йогынты ясый. Күп ата-ана баланың тиз үсүен тели, тизрәк үрмәләсен, йөреп китсен, теле ачылсын дип тырыша. Кайчак бу теләк шулкадәр зур була ки, сабыйга басым ясала башлый. Ул очракта сабый үз-үзенә йомылырга һәм бу тотлыгуга сәбәп булырга мөмкин. Аңа шулай ук сулагай баланы көчләп төзәтергә тырышуны да кертергә кирәк. Әти-әнинең еш ызгыш-талашлары, тәнкыйтьләре шулай ук балада соңрак сөйләм кимчелекләре булып калка.

 

БЕЛГЕЧ ЯРДӘМЕ КАЙЧАН КИРӘК?

Тотлыгу төрле дәрәҗәдә була. Җиңел формасы – кайбер сүзләрне авыррак әйтү, һәм бу һәрвакыт күзәтелмәскә дә мөмкин. Авыр формасы – йөз мускуллары даими рәвештә кыскару аркасында, күп сүзләрне әйтә алмау. Балада хроник тотлыгу билгеләре күзәтелә башласа, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Аны ачыклауда 6 билге:

1. 3–3,5 яшьтә балада тотлыгу барлыкка килүгә аерым игътибар итегез.

2. Ул алты айлап дәвам итсә, борчылырга урын бар.

3. Балада авазларны һәм кайбер хәрефләрне дөрес итеп әйтә алмау кебек проблемалар бар.

4. Баланың теле ачылу тоткарлана һәм сөйләмендә ялгышлар күзәтелә.

5. Гаиләгездә кемдер бала чагында тотлыгудан интеккән.

6. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында хроник тотлыгу күбрәк малайлар арасында таралган була.

Балагызда мондый җитди тайпылышлар сизмәсәгез, белгеч тотлыгудан өй шартларында да котылу юлларын өйрәтәчәк.

Тотлыгуны төзәтү чорында түбәндәгеләргә игътибар юнәлтергә кирәк: сөйләмдәге кимчелек баланың киләчәктә бу хәленнән оялуына, уңайсызлануына китерә күрмәсен. Балада мондый халәт сизелә башласа, аның белән күбрәк аралашырга һәм әлеге кимчелекне бетерү турында фикерләшергә кирәк. Бу – вакытлы кимчелек, аннан оялу кирәк түгеллеген аңлату мөһим. Аңарда бала тотлыгудан котылу мөмкин икәненә ышаныч барлыкка килсен. Дөрес, тотлыгуны дәвалап бетерү турындагы фикерләр бәхәсле булып кала. Алай да, тиешле чаралар күрелсә, аның җиңел формасы гына калырга мөмкин.

 

ТОТЛЫГУ ҮЗЕҢНЕ ЯҢА ЯКТАН АЧАРГА ЯРДӘМ ИТӘ

 Бер танышым улында тик теше бәрелү, сүзне кабатлап торуның шаянлану түгел, тотлыга башлау икәнен сизеп ала.

– Ул балалар бакчасын да, андагы тәрбиячене дә яратмады, – дип сөйләде ул. – Аны бакчада калдыру һәр көнне бер фаҗигагә әйләнә иде. Ахыр чиктә тотлыга башлады. Шулвакыт без шәһәрдән авылга күченеп кайттык. Улыбыз тынычлангач, тотлыгуы юкка чыкты. Авылдагы балалар бакчасына бик теләп йөрде улым.

Бу язманы әзерләгән вакытта тагын бер танышымны күз алдымда тоттым. «Сиңа тотлыгу комачауламады бит?» – дип башладым мин аның белән сөйләшүне. Ул – бүгенге көндә үз юлын тапкан, күпләргә үрнәк булыр-
дай тормыш алып баручы кеше. Сәхнәдә автор-башкаручы, укытучы, гел елмаеп, шаярып, җиңел генә, ләкин мәгънә белән яши торган кешеләрнең берсе бу танышым.

 – Башлангыч сыйныфларда мин тотлыга башладым. Мәктәптә уку чорында әллә ни кыенлыклар сизелмәсә дә, көллияттә, югары уку йортында укыган вакытта, шул кимчелегем аркасында, уңайсызлыклар кичердем. Хәтта укуымны ташлыйм дип әйтүгә үк барып җиттем. Татар баласына русча сөйләү болай да җиңел түгел. Мин сүзе сүзгә ятлап барган чыгышларымның ике сүзен дә әйтә алмыйча кала идем. Каушап, тотлыкканым аркасында, «укымаган», «әзерләнмәгән» дигән сүзләрне дә күтәрергә туры килде. Ул чакны хәзер искә дә аласы килми. Әнием: «Улым, син кеше белән аралашканда үзеңне өстенрәк итеп хис итеп кара әле», – дип киңәш биреп тора иде. Ул чакта аның миңа күрсәтми, сиздерми генә борчылып, елап йөрүләре дә бихисап булган икән.

 Көллияттә укыган чорда театр түгәрәге җитәкчесе, мине күреп алып: «Син сәхнәдә үзеңне матур тотасың, әйдә, роль бирәбез сиңа», – дип, мине театр тормышына алып кереп китте. Тотлыгуымны әйткәч, алар миңа бер тотлыга торган малай ролен бирделәр. Мин аны рәхәтләнеп уйный идем, шул вакыттан сәхнәне яратып калганмындыр.

Үземнең дә бер укучым тотлыга иде. Мин, аны дәрестән соң алып калып, өстәмә эшләдем. Үзенең бу халәтен һәм нишләргә кирәклеген аңлата идем. Колагына наушниклар киеп, ул миңа ятлаган текстларын бер тотлык-
мыйча сөйли. Аннары нәтиҗәне тыңлаткач, үзе дә шакката иде, – дип сөйләде ул.

Димәк, тотлыгу һәрвакытта да кимчелек түгел. Ул үзеңне яңа яктан ачарга, холкыңны тагын да ныгытырга, авырлыклар алдында бирешмәскә, кыенлыкларны узарга өйрәтүче бер мөмкинлек тә була ала. Әлбәттә, моның шулай икәнлеген аңлар өчен башта күп кенә борчулы көннәр аша узарга кирәктер.

Нурисә Сәгъдиева

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ