Логотип Магариф уку
Цитата:

Төзүче белгечләр игътибар үзәгендә

 23–24 ноябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Яшь белгеч – киләчәкне төзүче» шигаре астында Бөтенроссия форумы узачак. Анда Россия Төзелеш министрлыгы, төзү оешмалары вәкилләре, эш бирү...

 23–24 ноябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Яшь белгеч – киләчәкне төзүче» шигаре астында Бөтенроссия форумы узачак. Анда Россия Төзелеш министрлыгы, төзү оешмалары вәкилләре, эш бирүчеләр, архитектура-төзелеш колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары  һәм укытучылары катнашачак.
Мәртәбәле җыенда төзелеш  һәм сәнәгать тармагына, торак-коммуналь хуҗалыгына яшь белгечләрне җәлеп итү, аларны әзерләү, кадрлар туплау,  төзелеш индустриясен үстерү мәсьәләләре күтәреләчәк.
Форумда мәктәп укучылары өчен  һөнәри юнәлеш бирү чаралары, мастер-класслар узачак. Студентлар экспертлар белән берлектә түгәрәк өстәлләрдә, эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәлләрдә, вакансияләр ярминкәсендә  катнашачак,  төзелеш мәйданчыкларына һәм төзү материаллары җитештерүче предприятиеләргә экскурсия кылачаклар. Аларның иң активларына  эш бирүче компанияләрнең яшь белгечләргә һөнәри осталыкларын күтәрергә, производство практикасы узарга мөмкинлек бирә торган махсус сертификатлары тапшырылачак. Татарстаннан 2 студентка Мәскәүдә үтәчәк йомгаклау форумына юллама приз буларак тапшырылачак.
Шунысын да билгеләп үтик: мондый форумнар Владивостоктан алып Санкт-Петербургкача, Новосибирск, Төмән, Әстерхан, Түбән Новгород  кебек калаларда узды инде. Анда барлыгы  6 мең студент, 1100  мәктәп укучысы, 460 укытучы һәм меңнән артык эш бирүче компания катнашты. Төзелеш тармагында практика үтәргә һәм һөнәри осталыгын күтәрергә юл ача торган сертификатлар белән 600 дән артык студент бүләкләнергә өлгерде инде.
 
 
Альберт САБИР
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ