Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы татар үзәкләре ачуга 3 млн сумнан артык акча юнәлдерәчәк

        Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия һәм чит илләрдәге белем бирү-мәдәни, укыту һәм татар әдәбияты үзәкләренә (барлыгы – 13 объект) методик ярдәм йөзеннән 3,033 мил...

        Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия һәм чит илләрдәге белем бирү-мәдәни, укыту һәм татар әдәбияты үзәкләренә (барлыгы – 13 объект) методик ярдәм йөзеннән 3,033 миллион сум акча юнәлдерәчәк. Шул хактагы тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
        Моннан тыш, подрядчы Азәрбайҗандагы (Баку) Каюм Насыйри институты үзәге ачылышын әзерләргә тиеш.
        Хезмәтләр квартал саен татар теле буенча онлайн-лекцияләр үткәрүне, үзәкләр өчен еллык план һәм гамәли татар теле буенча онлайн-консультацияләр (13 объектның һәркайсы өчен сигезәр сәгать) әзерләүне үз эченә ала. Бурычларны үтәү өчен 23 кешедән (дүрт филология фәннәре докторы, алты кандидат һәм үзәкләрнең 13 методисты) торган эшче төркем төзеләчәк, башкаручы хезмәткә түләүне үз өстенә алачак. Подрядчы шулай ук онлайн-дәресләр үткәрү өчен бүлмә бирергә һәм методистлар өчен дүрт вебинар уздырырга тиеш. Эшләрнең 2023 елның 25 декабренә кадәр тәмамлануы шарт.
        Тендер Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Уфа, Пенза, Чабаксар, Ульяновск, Тубыл, Самара, Пермь краеның Барда авылы, Нур-Солтан (Казахстан), Бишкек (Кыргызстан), Ташкенттагы (Үзбәкстан) үзәкләрне һәм Бакудагы (Азәрбайҗан) яңа үзәкне колачлый.
        Акча Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ