Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Милли китапханәсендә «Кычкырып уку көне» акциясе үтәчәк

Теләүчеләр аудиториягә яраткан шигъри яки проза әсәреннән өзек укыячак. Бу хакта ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 23 нче июльдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Кыч...

Теләүчеләр аудиториягә яраткан шигъри яки проза әсәреннән өзек укыячак. Бу хакта ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 



23 нче июльдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Кычкырып уку көне» бөтенроссия акциясе узачак. Чарада теләге булган һәркем үзенең яраткан шигъри яки проза әсәреннән өзекне рус, татар һәм башка телләрдә укый ала. Бер сәхнәдә шәһәр халкы белән бергә артистлар, җырчылар һәм язучылар чыгыш ясаячак.




Программада – китап күргәзмәсе, махсус фотозона, буккроссинг, Щукин училищесы педагогыннан мастер-класс, барлык теләүчеләр өчен ачык микрофон һәм балалар өчен «Кычкырып уку» мастер-классы. Акция 14:00 сәгатьтә башлана.
Чыгыш ясарга теләүчеләргә Google-форманы тутырырга кирәк. Укучы-катнашучы өчен кыскача кулланма сылтама буенча урнашкан. Акция турында тулырак «Вконтакте» берләшмәсендә белергә мөмкин.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ