Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР мөселманнары Диния нәзарәте XI республика ифтарына волонтерлар җыя

ТР мөселманнары Диния нәзарәте XI республика ифтарына волонтерлар җыюны игълан итә. Мәҗлес кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен...

ТР мөселманнары Диния нәзарәте XI республика ифтарына волонтерлар җыюны игълан итә. Мәҗлес кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 кешене җәлеп итү планлаштырыла.
XI республика ифтарына 11 мең кеше киләчәк. Чараның мәйданчыгы, узган елдагы кебек үк, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә залы булачак. Волонтерлар командасының бер өлеше булыр өчен, Telegram-каналда яки +7(843)237-86-18 телефоны буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Республика ифтарын ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы оештыра.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ