Түбән Кама театры Казанга дүрт спектакль алып килә
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры 26–28 сентябрьдә Казанга гастрольгә килә. Театр коллективы башкала тамашачысына дүрт спектакль тәкъдим итәчәк. Тамашалар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узачак.
Гастроль программасы 26 сентябрьдә башлана. Бу көнне 13.00 сәгатьтә «Бию спектаклен ничек аңларга?» пластик спектакле күрсәтелә. Поставканы хореограф һәм режиссёр Нурбәк Батулла әзерләгән, драматургы – Булат Минкин, композиторы – Ислам Вәлиев. Спектакльдә бию сәнгатенә, аның теленә һәм тамашачының сәхнәдәге хәрәкәтне кабул итүенә үзенчәлекле караш тәкъдим ителә.
Шул ук көнне, 18.00 сәгатьтә, тамашачы Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәре буенча куелган драманы карый ала. Спектакльнең режиссёры – театрның баш режиссёры Лилия Әхмәтова, инсценировка авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин, рәссамы – Булат Насыйхов. Әсәр нигезендә ике хатын-кызның язмышы, аларның тормышка, гаиләгә һәм мәхәббәткә мөнәсәбәте сурәтләнә.
27 сентябрьдә 17.00 сәгатьтә «Борһан йорты» драмасы тәкъдим ителә. Спектакль драматург Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган. Режиссёры – Лилия Әхмәтова, рәссамы – Илшат Вилданов. Әсәрдә гаилә башлыгы Борһан вафат булганнан соң бер йортка җыелган туганнарның мөнәсәбәтләре, гаилә эчендәге каршылыклар һәм әти кеше үлгәннән соң туган үзгәрешләр үзәккә алына.
Гастрольләр 28 сентябрьдә «Галия» драмасы белән тәмамлана. Спектакль 13.00 сәгатьтә башлана. Аның нигезендә Резеда Гобәева һәм Таһир Таһиров әсәре ята. Режиссёры – Айдар Җаббаров. Сугыш еллары фонында мәхәббәт һәм кеше язмышлары турында сөйләүче спектакль өч новелланы берләштерә.
Түбән Кама театры Казан тамашачысына бер гастроль вакытында пластик спектакль, психологик драма һәм ике драматик әсәр тәкьдим итәргә ниятли. Шунсын да искәртеп узабыз, театрның быелгы репертуарындагы «Көз» һәм «Борһан йорты» спектакльләре «Тантана–2026» театр премиясе номинацияләрендә дә катнашкан.





Комментарийлар