Түбән Камадагы 8 нче мәктәптә капиталь ремонт дәвам итә
Түбән Камада «Юность» урамында урнашкан 8 нче урта мәктәптә капиталь ремонт эшләре дәвам итә.
Ремонт «Балаларга иң яхшысы» федераль программасы кысаларында, «Яшьләр һәм балалар» милли проекты нигезендә башкарыла.
Мәктәптә ишекләр һәм тәрәзәләр алыштырылачак; җылылык, вентиляция, су белән тәэмин итү һәм канализация системалары яңартылачак. Мәктәп заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.
Проектны тормышка ашыруга 146 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән, объектның хәзерге көнгә әзерлеге 55% тәшкил итә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты





Комментарийлар