Логотип Магариф уку
Цитата:

«Туган тел» Бөтенроссия мастер-класслары конкурсы башланды

28–29 март көннәрендә Казанның Вахитов районы татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия базасында туган тел һәм әдәбият укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-классы конкурсының йомгаклау этаб...

28–29 март көннәрендә Казанның Вахитов районы татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия базасында туган тел һәм әдәбият укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-классы конкурсының йомгаклау этабы уздырыла. Биредә педагоглар һөнәри осталыкта ярыша: мастер-класслар үткәрә, үзләренең педагогик проектларын тәкъдим итә һәм "түгәрәк өстәл" кысаларында туган телләрне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, Россия халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
Конкурс «2014–2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Конкурсның максаты – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күп төрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган телләр укытучыларының статусын күтәрү, аларның педагогик тәҗрибәсен тарату.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген – 29 мартта "Хөррият" кафесында узачак, – дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.

Фәния Лотфуллина


Фото: https://mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ