Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телдә белем алучы укучылар өчен тәрҗемә дәреслекләре бюджеты

Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында Туган телдә белем алучы укучыларны тәрҗемә дәреслекләре белән тәэмин итү турында сөйләштеләр.

Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Туган телдә белем алучы  укучыларны тәрҗемә дәреслекләре белән тәэмин итү өчен бюджетка салынган сумманы ачыклауны сорады. Финанс министры урынбасары Оксана Кисапова аңлатканча, дәреслекләр белән тәэмин итүгә җирле бюджетларга субвенцияләр рәвешендә 509 млн сум салынган.

 

«Ихтыяҗ тулысынча ябыла», — дип раслады мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин. «Милли дәреслекләр буенча бер генә сорау да, бер генә мөрәҗәгать тә, җавапсыз калмый», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

 

Бюджет законы проекты буенча фикер алышканда, Марат Әхмәтов Татарстанда фәнни-тикшеренү эшләрендә катнашучы кешеләрнең, гомумән икътисадта хезмәт куючылар белән чагыштырганда  аз санлы булуына игътибар итте.  «Республикада фәнни тикшеренүләргә аз акча сарыф ителә, 2025 елда бюджет чыгымнары тулай төбәк продуктының 1% өлешен генә алып торган. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Россиядә 19 нчы урында тора», – диде ул. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары шулай ук бу өлкәдә федераль бюджет белән бик нәтиҗәле эшләүче субъектлар барлыгын билгеләп үтте һәм аларның тәҗрибәсен үзләштерергә өндәде.

Фото – ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ