Логотип Магариф уку
Цитата:

«Түгәрәк уен» үз офыкларын киңәйтә

«Түгәрәк уен»  фестивале – Россия күләмендә татар халкының үлемсез фольклорын пропагандалауны кыйбла итеп алган  бердәнбер аутентик чара. Беренче тапкыр 2010 елда Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районынд...

«Түгәрәк уен»  фестивале – Россия күләмендә татар халкының үлемсез фольклорын пропагандалауны кыйбла итеп алган  бердәнбер аутентик чара. Беренче тапкыр 2010 елда Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районында республикабызның традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган иде ул. Быел инде унбишенче  ел рәттән үткәрелүе. Әлеге фольклор фестивале елдан-ел офыкларын киңәйтә бара.  Быелгысы 28 август көнне республикабызның сигез районы үзләренә Россиянең башка төбәкләрендәге татар фольклор коллективларын кунакчыл кабул итүе, аларның чыгышлары башланып китәчәк. Аерым алганда, Арча районында Төмән, Чиләбе, Омск, Курган өлкәләре, Якутия-Саха Республикасының фольклор коллективлары катнашында концертлар, мастер-класслар узачак. Буа районы – Ульян өлкәсе, Кукмара районы – Киров өлкәсе, Алабуга районы – Удмуртия, Минзәлә районы – Пермь крае, Мөслим районы – Башкортстан, Чирмешән районы – Самара өлкәсе, ә Яшел Үзән районы Чувашстан һәм Марий Эл Республикаларының фольклор коллективлары чыгышларын тамаша кылачак.
Ә иртәгесен, 29 август көнне, Казанның Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында «Түгәрәк уен» фестивалендә катнашучы кунаклар өчен мастер-класслар, семинарлар оештырылачак. Бу көнне кичке сәгать 7 дә мәркәзебезнең «Крылья Советов» паркында Россиянең төрле төбәкләреннән чакырулы фольклор коллективлары катнашында «Кичке уен» дигән татар фольклоры бәйрәме гөрләячәк.
Ә 30 август көнендә «Түгәрәк уен»да катнашучылар «Уйнагыз, гармуннар» дигән республика халык иҗаты фестиваль-бәйрәмен үз чыгышлары белән бизәячәкләр.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ