Тугызынчы сыйныф укучылары (ОГЭ) ТДИын яңадан бирә алачак
Имтиханнар өстәмә срокларда 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен уздырыла,
3-24 сентябрьдә төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең өстәмә чоры үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында имтиханнар өстәмә срокларда 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен уздырыла, алар начар нәтиҗә алучылар, яисә җитди сәбәпләр аркасында катнаша алмыйча аттестатсыз калучылар.
Өстәмә чорда имтиханнарны уздыру пунктлары Казанда, Әлмәттә, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Лениногорскида, Болгарда һәм Яшел Үзәндә ачылачак.
Имтиханнар үткәрү көннәре:
3 сентябрь - математика;
6 сентябрь - рус теле;
10 сентябрьдә - тарих, биология, физика, география;
13 сентябрьдә - җәмгыять белеме, химия, информатика, чит телләр;
18, 19, 20, 23, 24 сентябрь - резерв көннәре.
Фото: mon.tatarstan.ru
Комментарийлар