Тукай сайты яңартылды
Габдулла Тукай мирасы аның иҗаты бүген дә үз актуальлеген югалтмый. Тукайның 125 еллыгы уңаеннан эшли башлаган Gabdullatukay.ru сайты да шушы мирасны киң катлам укучыга җиткерүдә мөһим роль уйный. Хәзерге вакытта әлеге проект яңартылып, кулланучылар өчен тагын да уңайлырак форматта тәкъдим ителә. Бу хакта матбугат конференциясендә фикер алыштылар.
«Татмедиа» АҖ медиа директоры Алсу Исмәгыйлева билгеләп үткәнчә, сайт өч телдә – татар, рус һәм инглиз телләрендә эшли. Инглиз телендә мөрәҗәгатьләр күп булмаса да, аларның булуы Тукай шәхесенең халыкара дәрәҗәдә кызыксыну уятуын раслый.
Эзләү системалары күрсәткәнчә, сайтта аеруча популяр әсәрләрнең берсе – «Туган авылым» шигыре.
Тукайның матбугаттагы роле турында «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Ләбиб Лерон да билгеләп үтте.
Мәгариф өлкәсендә дә сайтка ихтыяҗ зур. «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова укытучылар өчен әлеге ресурсның ышанычлы мәгълүмат чыганагы булуын билгеләп үтте:
“Апрель аенда «Мәгариф» журналына Тукайга багышланган язмалар бик күп килә. Шул ук вакытта укытучыларга да зур җаваплылык йөкләнә: мәгълүматны тиешле чыганактан алу. Каяндыр өзеп алынган түгел, ә чыганаклар белән эшләнгән дәрес эшкәртмәләре булуны таләп итәбез. Эшләр антиплагиат аша үтә. Әлеге сайтка мөрәҗәгать итүләре, аннан мәгълүмат кулланулары безнең өчен дә казаныш”.
«Габдулла Тукай» сайтының мөхәррире Лилия Гадельшина исә ресурсның аеруча Татарстаннан читтә яшәүче татарлар арасында популяр булуын ассызыклады. Бу сайтның милли мәдәниятне саклау һәм таратудагы әһәмиятен тагын бер кат күрсәтә.
Шулай итеп, яңартылган Gabdullatukay.ru сайты бүген Тукай иҗатын өйрәнүчеләр өчен генә түгел, укытучылар, студентлар һәм киң катлам укучылар өчен дә мөһим, ышанычлы һәм заманча платформа булып тора.





Комментарийлар