Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай чордашы профессор Хуҗаны искә алып

 Күренекле тел белгече, фольклорчы, педагог  Хуҗа Бәдигыйның  тууына  быел 135 ел.  10 ноябрьдә аны искә алу чараларының берсе  Габдулла Тукай әдәби музеенда узачак. Анда...

 Күренекле тел белгече, фольклорчы, педагог  Хуҗа Бәдигыйның  тууына  быел 135 ел.  10 ноябрьдә аны искә алу чараларының берсе  Габдулла Тукай әдәби музеенда узачак. Анда Казан университеты, Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, татар зыялылары һәм юбилярның туганнары чакырулы.

Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында туган, Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алган Хуҗа  Габделбәдигъ улы  Бәдигый «Шәрык»  клубына  еш йөри торган була.  Очрашуларның берсендә аңа Габдулла Тукайның татар халык җырларына багышланган чыгышын тыңларга насыйп була, халкыбыз фольклоры белән кызыксынган егет әдип белән еш аралаша башлый. «Әл-ислах» газетасында бу темага кагылышлы язмаларын бастыра.

Революциядән  соң бу юнәлештәге эшчәнлеген ул уңышлы  дәвам итә, югары белем алып укытучылык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Ленинградта аспирантура тәмамлап, татар әдәби теле,  фольклоры буенча хезмәтләр яза. Казан педагогия техникумында һәм институтында, Академия үзәгендә эшли, профессор дәрәҗәсенә җитә.
 Кызганыч, Казан педагогия институтында укыткан  профессор Хуҗа Бәгигый  1938 елның маенда «халык дошманы» буларак гаепләп кулга алына  һәм 1940 елның 23 июненә кадәр башка зыялы затларыбыз белән бергә төрмәдә утыра. Гаепсез булуы  расланып, суд яңа карар кабул иткәннән соң иреккә чыгарыла һәм ярты ел да үтмәстән  яшьли вафат була. Әмма, галим һәм педагог буларак, ул калдырган якты эз, әдәби  телне үстерүгә кагылышлы бай фәнни мирасы әле дә яши. Галим-педагогның татар әдәби теле тарихына, фольклорына кагылышлы китаплары, методик әсбаплары күп тапкырлар кабат нәшер ителде. Шуңа да халкыбыз үзенең күренекле улын онытмый.

 Альберт ЗАҺИРОВ
Фото музей архивыннан алынган
  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ