Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай музее “Әдәбият фәне маягы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә чакыра

26 октябрь көнне 14 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда танылган әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, ТР атказанган фән эшлеклесе, Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән Резеда К...

26 октябрь көнне 14 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда танылган әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, ТР атказанган фән эшлеклесе, Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән Резеда Кадыйр кызы Ганиеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Әдәбият фәне маягы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырыла. Кичәдә Резеда Ганиеваның тормыш иптәше, текстолог, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев, галимнәр Ә. Закирҗанов, Э. Галимҗанова, Г.Тукай премиясе лауреаты, артист Р. Төхфәтуллин, Татарстанның халык артисты Ф.Әбүбәкеров, журналист И. Кыямов, артист, режиссер А.Хәмзин катнашачак.
Р. Ганиева Г. Тукай тормышы һәм иҗатын өйрәнү өлкәсендә Г. Тукай әдәби музее белән тыгыз элемтәдә торды. Галимә музейда уздырыла торган фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясады, әдәби кичәләрнең даими кунагы булды, лекцияләр укыды, күргәзмәләр әзерләүдә фәнни консультант буларак катнашты.
Кичәдә Р.К. Ганиева турында истәлекләр белән уртаклашу, галимәнең татар әдәбият фәнен үстерүгә керткән өлеше һәм аның дәвамчылары, әдәбият белеменең киләчәк перспективалары турында фикер алышу күздә тотыла.
Белешмәләр өчен телефон: 590-86-67.

Фәния Лотфуллина 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ