Тукай шигырьләре төрле телләрдә укылачак
13 апрельдә 10.00 сәгатьтә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» иҗади-фәнни бәйгесе узач...
13 апрельдә 10.00 сәгатьтә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» иҗади-фәнни бәйгесе узачак. Аны институтның татар тел белеме кафедрасы уздыра.
Конкурста шагыйрьнең шигырьләрен төрле телләрдә ишетеп булачак.
Бәйгенең максаты — сәләтле студентларны ачыклау, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерү, туган телне, әдәбиятны һәм мәдәниятне саклау һәм популярлаштыру.
Шигърият бәйрәмендә катнашу өчен фәнни-тикшеренү эшләре һәм гаризаларны 8 апрельгә кадәр konkurs.Tukay@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Номинацияләр:
Бәйгедә Татарстанның югары һәм урта-махсус уку йортлары студентлары катнаша ала.

- «Без — Тукайлы халык» (татар телле студентлар Тукайның татарча шигырьләрен укый);
- «Татар теле — күңелем теле» (чит ил студентлары Тукайның татарча шигырьләрен укый);
- «Тукай моңы — җиһанда» (Тукай шигырьләренең төрле телләргә тәрҗемәсен укыйлар);
- «Тукай — безнең күңелләрдә» (студентлар Тукайга багышланган шигырьләрен укый);
- «Габдулла Тукай иҗаты турында әйтер сүзем» (Тукай иҗатына бәйле фәнни-тикшеренү эшләре).
Бәйгедә Татарстанның югары һәм урта-махсус уку йортлары студентлары катнаша ала.
Комментарийлар