Укроптан соус ясагыз!
Рецептны кулланып карагыз, үкенмәссез!
Күпләр йомшак укроп ботакларын ашый, ә сабак һәм "зонтик"ларны чыгарып ташлыйлар. Алар каты, ләкин тәмлерәк, шуңа күрә соуслар өчен бик кулай. Бу соусны бары тик укроптан, яисә бары тик сабак һәм "зонтик"лардан гына әзерләргә мөмкин, иң мөһиме, алар яшел булсын. Соус иткә дә, балыкка да, пастага да, яшелчә салатына да бара, ипигә ягып ашарга да була!
Ингредиентлар:
Укроп сабаклары һәм "зонтигы" – 1 стакан (туралган хәлдә).
Сарымсак – 7–10 теш.
Лимон суы – 1–2 ст.
Ярты лимон.
Үсемлек мае (теләсә нинди рафинадланган) – 50 мл.
Тоз – тәме буенча.
Әзерләү:
1. Укропны юып, турап, блендер савытына салырга. Сарымсак тешләрен чистартырга һәм укроп өстенә салырга. Үсемлек мае, лимон суты, лимон һәм тоз өстәргә.
2. Блендер ярдәмендә бөтен массаны ботка хәленә кергәнче вакларга. Соусны чиста һәм коры банкаларга салырга, тыгызлап капкач белән капларга һәм суыткычка куярга. Берничә айга кадәр сакларга мөмкин.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Казанда чик сакчылары бәйрәм итте
Россия Чик сагы хезмәте туган көн 1958 елдан башлап исәпләнә.
Быел бәйрәм чаралары республикабыз районнары һәм шәһәрләрендә төрле патриотик чаралар үткәрү белән башланып китте. Кичә бу мактаулы хезмәтне башкаручы хәрбиләр һәм автомобиль, мотоциклларда җилдерергә яратучылар Казан урамнарын гөрләтеп узган булсалар, бүген Җиңү паркы һәм ял урыннары чик сакчылары белән тулы иде.
Алар хөрмәтенә үткәрелгән чараларда хәрбиләр хөрмәтенә җырлар яңгырады, патриотик тәрбия эшендә катнашучы ветераннарга рәхмәт хатлары, медальләр тапшырылды, хәрби-патриотик клубларга йөрүче яшьләр хәрби әзерлек буенча осталыкларын күрсәтте. Мәңгелек ут тирәсе чәчәк бәйләмнәренә күмелде.
«Чик сакчылары бердәмлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Альберт Сөләйманов, элек чик сакчысы буларак хәрби хезмәт юлы узган Әлки районы хакимияте башлыгы һәм башка ветераннар әлеге истәлекле көн белән тәбрик иттеләр, хатирәләре белән уртаклаштылар.
Татарстанда чик буе хезмәте Казан аэропортыннан башлана, моны чит илләргә йөрүче һәр кеше күреп тора, аларның хезмәте дә мактауга лаек. Шуңа да бүген алар зур мәйданга бергә җыелып бәйрәм иттеләр.
Материал, фото: Альберт САБИР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар