Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларга түләүнең бердәм системасы нинди булыр

Быел Россиядә педагоглар хезмәтенә түләүнең бердәм системасы турында барлык кирәкле карарлар кабул ителәчәк. Нинди нәтиҗә көтелә һәм бу ничек тормышка ашырылачак икәнлеге турында  Дәүләт Думасы д...

Быел Россиядә педагоглар хезмәтенә түләүнең бердәм системасы турында барлык кирәкле карарлар кабул ителәчәк. Нинди нәтиҗә көтелә һәм бу ничек тормышка ашырылачак икәнлеге турында  Дәүләт Думасы депутаты Александр Толмачев сөйләде, дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат үзәге.
Элегрәк укытучыларның хезмәт хакын исәпләү буенча бердәм алымнар кертү турында Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов матбугат концеренциясендә белдергән иде.
Бу  яңалык педагоглар өчен үзләренә укуны дәвам итәргә, курсларга йөрергә, категорияләрен күтәрергә стимул булачак. "Һәр мәктәп курсы нигезендә ятучы педагогика да, фәнни дисциплина да урынында тормый, алар үсеш кичерә - шуңа күрә вакыт белән бергә бару һәм яңа казанышлар һәм ачышлар нигезендә балаларны укыту өчен укытучыга да үз белемнәрен һәм күнекмәләрен даими үстерергә кирәк. Моннан чирек гасыр элек булган принциплар һәм методичкалар буенча укыту дөрес түгел", – дип ассызыклады парламентарий.
Нәтиҗәдә укучылар аз булган мәктәпләр, ә бу кагыйдә буларак, кече һәм авыл мәктәпләре, җитәрлек финанслау булмаганга ябыла, ә дотацион регионнардан укытучылар югарырак хезмәт хаклары булган  җирләргә күчә, дип аңлатты Горлова. Ул реформа  күп кенә талантлы педагогларны үз эшләрендә тотачак  дип саный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ