Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Зур гаиләнең ял көннәре» чарасы үтәчәк

11–12 майда Казанда һәм Татарстанда «Зур гаиләнең ял көннәре» узачак.

Бөтенроссия проекты Гаилә елына багышлана. Бу турыда республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Бу көннәрдә барлык муниципалитетларда мәдәни-массакүләм, күңел ачу, танып белү чаралары уза. Анда күп буынлы гаиләләр һәм төрле яшьтәге балалар катнаша.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстан башкаласында яшәүчеләр Казан марафонында катнаша ала. Кунакларны концерт программасы, мастер-класс һәм интерактивлар көтә.

Моннан тыш, Казан музейлары һәм китапханәләре балалар белән гаиләләр өчен интерактив программаларны оештыра. Килүчеләр китап күргәзмәләрен күрә, гаилә укучылары клубына, квестларга һәм мастер-классларга кушыла ала.

11 майда төш вакытында Меңьеллык мәйданында хезмәт династияләре бүләкләнә. Тантанада Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева катнаша, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ