Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөлләр бәхет китерә

Аларга карап, хуҗаларның кесә калынлыгын да чамалап була, имеш...

Кышын чәчәк аткан гөлләрне сез дә яратасызмы, дуслар? Урамда буран дулый, агачлар ап-ак карга төренгән, ә тәрәзә төбендә — җәй яме, күзнең явын алырлык матур, шау чәчәккә төренгән гөлләр утыра. Нәкъ менә балачакта авылда әниләребез, нәнәйләребез кадерләп үстергән гөлләр кебек, һәркайсы күңелгә якын аларның. Өлкәннәрнең һәр гөл белән аерым серләшеп, иркәләп су сипкәннәренә сабый чакта бик аптырый идек. Ягымлы караш, җылы сүз, тәрбиядән башка аллы-гөлле чәчәккә төренгән матуркайларны үстереп булмасын белгән шул алар. Гөл үстерергә яратучы хатын-кызлар нечкә күңелле, хискә бирелүчән һәм бераз гына хыялый да буладыр, мөгаен. Өйдәге җан иясенә санап, таң нурлары белән яшел дусларын сәламләп йөрүче гүзәл затларыбыз азмыни арабызда?! Бу хакта "Кызыл таң" яза.

Гадәттә, без гөлләр белән бәйле билгеләргә ышанучыларга да көлеп кенә карыйбыз. Күптән түгел бер танышым халык телендә “акча агачы” дип йөртелүче гади генә бер гөл китерде. “Бу гөлне бүләк итәргә ярамый, сатып алырга кирәк”, — дип, тимер акча сорап алды. Гаиләгә — бәхет, йортка байлык-муллык алып килә торган бу үзенчәлекле үсемлек турында элек тә ишеткәнем булды. Танышым сөйләгән хәлләр исә “акча агачы”на булган карашымны бөтенләй үзгәртте.

Икесе дә уңган, булдыклы матур пар Нәфисә белән Фәрит гаилә кора. Югары белемле ир уңышлы гына эшкә урнаша. Бәхеткә чорналган яшь хатын исә әни булырга әзерләнә. Яшьләр дәртләнеп дөнья көтә: ипотекага — фатир, кредитка машина алып җибәрәләр. Фәритнең эш хакы банкка түләргә дә, артык чикләнмичә яшәргә дә җитеп тора. Яңа фатирга күчкәч, якын дуслары бүләккә гөл күтәреп килә. “Менә бу акча гөле сезгә бәхет китерсен, бай яшәгез, акчагыз көннән-көн артып кына торсын!” — дип, теләкләр әйтеп бирә ул аны.
Әлегә кадәр тормыш авырлыкларын күреп өйрәнмәгән Нәфисә бу гөлгә игътибар да итми. Тәрәзә төбенә куя да кайчагында су сибәргә дә оныта. Ирен эше буенча ике атнага командировкага җибәргәч, ул әти-әнисе янына авылга кайтып китә. Шәһәргә килүенә бер-ике көн үткәч кенә яшь хатын тәрәзә төбендә сулып, яфраклары кибеп, караеп беткән гөлне искә ала. Савытын ташытып су сипсә дә инде соң була...

Шул көннән Нәфисә өчен көтелмәгән хәлләр башлана. Фәрит, кыскартуга эләгеп, эшсез кала. Шулай да югалып калмаска тырыша ир. Зур кыенлыклар аша танышы белән бергә үз эшләрен ачалар. Ләкин хәлләре җиңелдән булмый. Фатирга, машинага түләргә башта якыннарыннан, аннары дусларыннан бурычка акча җыялар. Сабые белән өйдә утыручы яшь әнинең кайгырудан күкрәгендә сөте бетә. Нәфисә төшен­келеккә бирелә башлый...

Беркөнне алар, акча сорап, теге чакта гөл бүләк иткән дусларына барып чыга. Шунда тәрәзә төбе саен тезелгән, тиен акчаларны хәтерләтүче киң яфраклы гөлләрне күреп хәйран кала Нәфисә. Хуҗабикәнең теле-телгә йокмый: “Менә шул матуркайлар безгә бәхет теләп утыра, аларны тәрбияләп үстерә башлаганнан бирле акча кереп кенә тора”, — ди ул, сөенеп.

Шул көнне Нәфисә, кеше күрмәгәндә генә бу серле гөлнең кечкенә бер ботагын өзеп, сумкасына яшерә. Суда тамыр җибәргәч, аны матур савытка утыртып, кадерләп тәрбияли башлый. Һәр иртәдә гөле янына килеп, эчтән генә изге теләкләр тели ул. Бәлки, вакыйгалар туры килүедер, шулай да бу гаиләнең күз алдында могҗизалар туа башлый. Фәритнең бизнеста эшләре кинәт алга китә, кыска гына вакыт эчендә соңгы арада артык күбәеп киткән бурычларын каплап бетерәләр. Артык баеп китмәсәләр дә, акчага интекми яши башлый алар.

“Крассула”, “толстянка”, халык телендә — “акча гөле”, “бәхет гөле”, хәтта “маймыл гөле” дип тә йөртелүче бу үсемлекне хәзерге вакытта бик күп йортта очратырга була. Кытайлыларда ул күптән инде байлык символы булып санала. Фэншуй буенча аны өйнең көньяк-көнчыгышы ягындагы тәрәзә төбендә үстерергә кирәк. Акча агачын кызыл төстәге савытка утыртырга киңәш ителә. Һич югы ботагына кызыл тасма бәйләп куярга кушалар. Шунысы кызыклы: бу гөлгә карап, хуҗаларның кесә калынлыгын да билгеләп була икән. Крассуланың яфраклары — эре, ботаклары куе булуы гаиләнең кереме яхшы, күпләр көнләшерлек икәнлеген күрсәтә. Әгәр дә ул чәчәк ата калса, сезгә көтелмәгәнчә күп акча керәчәк, имеш.

Өебездә үстергән гөлләр матурлык, пөхтәлек, гаилә татулыгы символы да әле ул. Картәниләр әйткәнчә, гаугалы гаиләдә гөл дә үсми. Гадәттә, йорт бизәге буларак кына кабул ителгән үсемлекләрнең кеше сәламәтлеге өчен файдасы күп. Алар бүлмәдәге һаваны сафландыра, дымлылыкны саклый. Гөлләр бүлеп чыгарган фитонцидлар тузан бөртекләрен йота, һаваны хәвефле углекислый газдан, микроб-вируслардан чистарта.

Шифалы ярдәмчеләр арасында хлорофитум чемпион булып тора. Ул һаваны сәламәтлек өчен зыянлы булган формальдегидтан арындыра, төрле бактерияләрне үтерә. Белгечләр әйтүенчә, хлорофитум 24 сәгать эчендә бүлмә һавасын барлык зыянлы микроблар һәм микроорганизмнардан тазарта. Өйнең төрле урыннарында, бигрәк тә аш бүлмәсендә, берничә шундый гөл үстерергә киңәш ителә. Әгәр хлорофитум үскән савытка активлаштырылган күмер салсаң, аның тазарту сыйфаты тагын да көчәя икән.

Авылда әниләр, картәниләр яратып үстергән яран гөл матурлык буенча гына түгел, файдасы ягыннан да лидер санала. Киң таралган бу үсемлек биологик актив матдәләр бүлеп чыгара, стафилококк һәм стрептококкларны бетерә. Аны йокы бүлмәсендә үстергән кешеләрне йокысызлык, стресслар җәфаламый.

Кактуслар үстерергә яратучылар да байтак арабызда. Озын энәле кактусларның аеруча файдалы булуын билгели белгечләр. Бу чәнечкеле үсемлекләр микробларны үтереп кенә калмый, һавадагы зарарлы ионнарны киметә, электромагнитлы нурланыштан саклый. Шуңа да аларны телевизор, компьютер янына куярга киңәш ителә.
Гөлләр тәрбияләргә оста хуҗаби­кәләрнең берничә киңәше сезнең өчен дә файдалы булыр.

Тәрәзә төбендәге гөлләрегез матур булып күпереп үссен, дисәгез, көн дә иртән аларга елмаеп эндәшегез, хәлләрен сорагыз. Алар да, нәкъ кешеләр шикелле, ягымлы җылы сүзгә сусап утыра.

Үзегез чәй эчәргә җыенасыз икән, сезгә моңаеп карап торучы гөлкәй­ләрегезне дә онытмагыз, чәйнектә кичтән калган иске чәйне төпләренә сибеп чыгыгыз.

Яшелчә пешерелгән суны түгәргә ашыкмагыз, ул да гөлләр өчен бик файдалы булачак. Аның суынганын көтеп, гөл төпләренә салып чыгыгыз.

Шикәр пудрасы кушылган вакланган йомырка кабыгын гөл тирәли балчыкка сибеп чыксаң, аларга бер дигән ашлама булачак.

Фикусның яфраклары ялтырап торсын өчен, аларны сырада чылатылган чүпрәк белән сөртергә кирәк.

Банан ашадыгызмы? Кабыгын ташламагыз, аны ваклап тураганнан соң өстенә кайнар су коегыз ( 2–3 банан кабыгына 1 литр су җитә). Гөлләргә сибәр алдыннан суынган төнәтмәне 1:5 пропорциядә су белән сыеклагыз.

Тәрәзә төбендәге гөлләрегезнең яфракларында ак таплар барлыкка килдеме? Димәк, аларга тимер җитми. Сибәргә дип әзерләгән суга тутыккан 2–3 кадак салып куегыз. Шулай бер-ике көн тотып, суны сипсәгез, гөл яфракларының төсләре ачыкланып, матурланып китәчәк, ак таплар да юкка чыгар.

Аена бер тапкыр булса да гөл­ләрегезгә һәм алар үскән балчык өстенә суган кабыгыннан ясалган төнәтмә сипсәгез, авырулар һәм бетчә-чебеннәр килеп чыкмас. Моның өчен бер өем суган кабыгы өстенә литр ярым кайнап торган су коярга һәм 5–7 минут кайнатып алырга кирәк. Суынгач, суын сөзеп, гөл яфракларына сиптерегез. Бу бер үк вакытта яхшы ашлама да булачак.

Суны мул итеп сипмәскә киңәш ителә, гөлләрнең тамырларына су гына түгел, һава да кирәк. Салкын су кимендә ике тәүлек бүлмәдә торган булырга тиеш. Аңа 2–3 тамчы лимон суты тамызсагыз, тагын да яхшырак булачак. Гөлләр өчен яңгыр һәм кар сулары бигрәк тә файдалы.

Гөлләр — өйнең бизәге ул. Тәрәзә төбендә нур сибеп, җылылык таратып утыручы үсемлекләр хуҗабикәнең уңганлыгын, күңел матурлыгын, зәвыклылыгын күрсәтә. Әгәр чын күңелдән яратып үстерсәң, аларның файда да, бәхет тә китерүе дөрес икән.

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ