Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган тарихыбызны үз ит

Үзенең һәрвакыт пөхтә киенеп йөрүе белән аерылып тора ул Илүзә. Аны, һава торышының нинди булуына да карамастан, һәрвакыт мәктәп формасыннан күрәбез.

Дәрескә хәзерлеге дә системалы, өй эшләре эшләнгән булыр. Урта Кирмән урта белем мәктәбенә Уразбахты авылыннан килеп белем ала ул. Бөтен фәннәрне дә тырышып үзләштерә, укучылар конференцияләрендә катнаша. Әле күптән түгел Зәй каласында уздырылган Таҗетдин Ялчыгол исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашып, лауреат исеменә лаек булган иде.


Бу көннәрдә районыбыз укучылары, төрле фәннәр буенча муниципаль этапта үткәрелгән олимпиадаларда катнашып, белем дәрәҗәләре буенча көч сынашты. Югары балл җыйган җиңүчеләр төбәкара һәм республика олимпиадаларында катнашу бәхетенә иреште. Районыбыз данын республика күләмендә яклау хокукы алган укучылар арасында укучыбыз Илүзә Исмәгыйлева да бар. Ул Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча олимпиаданың 8 нче класслар арасында район җиңүчесе булды. Әлеге фән мәктәпләрдә аерым сәгать буларак укытылмый, шуңа күрә әзерлек класстан тыш эшчәнлектә генә алып барыла.
Тырыш, белемгә омтылучы укучыбызга олимпиаданың республика этабында да уңышлар юлдаш булсын!


Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы
 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ