Укытучыларны әзерләү концепциясен гамәлгә ашыру
Бу елның җәендә Россия хөкүмәте 2030 елга кадәр педагогик кадрлар әзерләү концепциясен раслады. Вице-премьер Татьяна Голикова Мәскәү педагогика университетының 150 еллыгы уңаеннан студентлар белән очр...
Бу елның җәендә Россия хөкүмәте 2030 елга кадәр педагогик кадрлар әзерләү концепциясен раслады. Вице-премьер Татьяна Голикова Мәскәү педагогика университетының 150 еллыгы уңаеннан студентлар белән очрашуда белдергәнчә, хәзерге вакытта Мәгариф һәм фән министрлыгы 2030 елга кадәр педагогик кадрлар әзерләүнең расланган концепциясен гамәлгә ашыру буенча планнар комплексын әзерли.
Бүген Мәскәү педагогик дәүләт университеты (МПДУ) 150 еллыгын билгеләп үтә. Югары уку йортының төп корпусында вице-премьер Татьяна Голикова һәм ректор Алексей Лубков педагоглар һәм студентлар, шул исәптән укытучылар династиясе вәкилләре һәм профильле ярышлар призёрлары, педагогик белемне үстерү ассоциациясе вәкилләре белән очрашты.
Министрлар Кабинетында 2030 елга кадәр педагогик кадрлар әзерләү концепциясе расланганнан соң, максатчан программалар буенча укыячак студентлар, шулай ук ел саен квалификацияләрен күтәрүче укытучылар санын арттыру планлаштырылуын хәбәр иттеләр.
Хәзер Россиядә 229 педагогик югары уку йорты һәм 440 көллият бар. Бу уку йортларының барысы да белем бирү программаларының эчтәлеген үзләре билгели, шуңа күрә укыту модельләре төрлечә. Концепция бу аермаларны бетерү өчен эшләнгән.

Комментарийлар