Укытучыларның хисап эшләрен чикләү буенча кайнар линия ачылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында укытучылар өчен кайнар линия эшли башлады. Биредә укытучыларның документлар йөкл...
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында укытучылар өчен кайнар линия эшли башлады. Биредә укытучыларның документлар йөкләнеше мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре кабул ителәчәк. Шулай ук кайнар линия белән хокуклары бозылган педагоглар да элемтәгә керә ала.
Исегезгә төшерәбез: 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә кергән "Россия Федерациясендә мәгариф турында" канунга кабул ителгән төзәтмәләрдә укытучыларның Россия Мәгариф министрлыгы раслаган исемлектән тыш отчётлар әзерләргә, электрон документ әйләнеше кәгазь форматында кабатланырга тиеш түгеллеге хакында язылган иде.
РФ Мәгърифәт министрлыгы боерыгы белән укытучы тутыра торган хисап эшләре 5 маддә белән чикләнгән:
1) укыту предметының, уку курсының (шул исәптән дәрестән тыш эшчәнлекнең), укыту модуленең эш программасы;
2) өлгерешне исәпкә алу журналы;
3) дәрестән тыш эшчәнлек журналы (дәрестән тыш эшчәнлек алып баручы педагог хезмәткәрләр өчен);
4) тәрбия эше планы (сыйныф җитәкчесе функциясен гамәлгә ашыручы педагог хезмәткәрләр өчен);
5) укучыга характеристика (соралган очракта).
Мөрәҗәгатьләр ВКонтакте https://vk.com/obrnadzor_tatarstan челтәре һәм 8 (843) 237-76-21, 8 (843) 237-75-15 телефоннары аша кабул ителәчәк.

Таңсылу Габидуллина
Комментарийлар