Үлемсез полкка уңайлы киенегез
«Үлемсез полк ул – бик җаваплы һәм зур чара.
Халык агымында хәрәкәт вакытында һава торышына карап кием, уңайлы аяк киеме сайлагыз, үзегез белән кечкенә шешә белән су алырга онытмагыз. Авыр букчалар алмагыз, дип киңәш итте Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе начальнигы Азат Абзалов. Шулай ук минлек максатыннан, Үлемсез полкта катнашучы һәркемне бер-берсенә игътибарлы һәм ярдәмчел булырга өндәде.
Колонналарга тезелү 12.00 сәгатьтә башлана.
Фото: culture.ru
Комментарийлар