Уникенче тапкыр… Кырлайда
Заманында халкыбызның сөекле шагыйре:«Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр», – дип язган булса, инде бүген республикабызның төрле төбәк...
Заманында халкыбызның сөекле шагыйре:
«Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр», – дип язган булса, инде бүген республикабызның төрле төбәкләреннән җыйналган Тукаебызның XXI гасыр варислары кыска гына иҗат гомерендә бәһаләп бетермәслек әдәби мирас бүләк итеп калдырган олуг шагыйребез рухы алдына баш ияргә, үлемсезлегенә дан җырларга Кырлайга җыйналды.
Сәбәбе дә үтә җитди һәм дә куанычлы. Габдулла Тукай исемен йөрткән Яңа Кырлай урта мәктәбе педагогик коллективы, район мәгариф идарәсе белән берлектә, ел саен үзләрендә республикакүләм Тукай укулары уздыруны күркәм гадәткә кертте. Быел инде аны уникенче ел рәттән үткәрүләре иде. Елдан-ел ул колачлырак була бара. Шуңамы Кырлайдагы бу чараны республикабызның күпчелек мәктәп укучылары һәм укытучылары аеруча үз итеп өлгерде, анда катнашуны, чыгыш ясауны үзләренә олы дәрәҗә итеп саныйлар. Әнә быелгы XII Тукай укуларында да, Арча районының үзеннән тыш, ызандаш Әтнә, Биектау, Балтач, Кукмара, Теләче районнары белән беррәттән, ерак араларны якын күреп (килү-китүгә бәйле матди чыгымнарның да шактый зур булуына да карамастан), Спас, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Әлмәт районнарыннан да Тукай варисларының катнашуы конференция барышына аерым бер ямь өстәде.
Мәктәп фойесына килеп керүгә, килгән һәрбер кунакны Тукайның Шүрәлесе, Су анасы, Былтыры ихластан сәламләп каршылаулары гына да ни тора! Ә залдагы өстәлләрдә мәктәп укучыларының Тукай иҗатыннан, әдәби мирасыннан илһамланып иҗат иткән кул эшләре, фәнни-эзләнү табышлары, Тукай укуларының моңарчы узган конференцияләрендә яңгыраган чыгышларны туплаган җыентыклар, сөекле Тукаебызга багышланган китаплар күргәзмәсе дисеңме...
Ә инде Тукай укуларының үзенә килгәндә, һәр катнашучы күңеленә хуш килгән тематика буенча чыгыш ясарга мөмкинлек тудырылган иде. Укучылар биш төрле номинациядә көч сынашса, ә мөгаллимнәр өчен өч төрле мәйданчык эшләде. Төгәлрәк әйткәндә, мәктәп балалары – «Габдулла Тукай – журналист», «Туган ягымның матбугат басмалары», «Казан утлары» журналы – тарихи елъязма», «Татарстан радиосы тарихы», «Тынычлык булсын җирдә», ә укытучылар «Габдулла Тукай – педагог», «Сугыш чоры журналистлары», «Мин – яңа чор укытучысы» дигән төркемнәрдә эшләде.
Ә аларның эшләренә бәяне Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның халык укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Ганиева, Казандагы Г.Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Резеда Нәгыймуллина, балалар шагыйре, драматург, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рахман Шәфигуллин, «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә» журналларының баш мөхәррир урынбасарлары Фәния Лотфуллина, Алсу Габдуллина, «Безнең мирас» журналыннан җаваплы мөхәррире Ленар Гобәйдуллин белән сайт мөхәррире, шагыйрә Энҗе Хөсәеновалар составындагы мәртәбәле жюри бәяләде. Конференция җиңүчеләренә һәм лауретларына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, сертификатлары, истәлекле бүләкләр – китаплар тапшырылды. Әлеге кичә Яңа Кырлай мәктәбе укучыларының сәхнә номерлары: җыр-биюләре белән үрелеп барды.
Бүләкләү чарасы Тукай укуларында катнашучыларның татар халкы гимнына әверелгән «Туган тел» җырын аягүрә басып башкаруы белән төгәлләнде.
Ахырдан кунаклар өчен Габдулла Тукай музеена экскурсия оештырылды.

Таһир САБИРҖАНОВ
Комментарийлар