Университет кунакханәләре барлыкка килергә мөмкин
Яңа формат студентларга уңайлы шартларда яшәргә мөмкинлек бирергә тиеш.
Россия Фән һәм югары белем министрлыгы студентлар өчен «университет кунакханәләрен» эксперимент форматында булдырырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә «РИА Новости» мәгълүмат агентлыгы.
Университет кунакханәләрендә заманча ремонт, кирәкле җиһазлар, бүлмәләрне даими җыештыру һәм башка хезмәтләр каралачак. Шул ук вакытта яшәү бәясен студентлар өчен кулай дәрәҗәдә калдырырга ниятлиләр.
Министрлык мәгълүматына караганда, эксперимент барышында күптән түгел төзелгән яки капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырылган кайбер тулай торакларга университет кунакханәсе статусы биреләчәк. Бу югары уку йортларына студентларны торак белән тәэмин итү эшен нәтиҗәлерәк оештырырга ярдәм итәчәк.
Экспериментны 2028 елга кадәр министрлык системасындагы һәм биредә катнашырга ризалык биргән югары уку йортларында үткәрү күздә тотыла.
Автор фотосы





Комментарийлар