Ураза гаетен ничек уздырабыз?
Ислам динендә иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете җитте. Бу көнне һәр кеше үзенчә билгеләп уза. Мөселманнар мәчетләргә барып җәмәгать белән намаз укырга, дога кылырга ашкына...
Ислам динендә иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете җитте. Бу көнне һәр кеше үзенчә билгеләп уза. Мөселманнар мәчетләргә барып җәмәгать белән намаз укырга, дога кылырга ашкына.
Республикабыз авылларындагы мәчетләрдә гает намазы кояш чыгып ярты сәгать узгач, Казанда исә иртәнге 6.30да укылачак. Тукай урамындагы Галееев мәчетеннән «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» «Хозур ТВ» телеканаллары туры тапшырулар алып барачак.
Кызганычка каршы, Мәскәүдә яшәүче мөселман кардәшләребезгә мәчетләргә җыелып бергә Гает намазы уку, шәһәр хакимияте рөхсәт бирмәү сәбәпле, быел да насыйп түгел.

Комментарийлар