Логотип Магариф уку
Цитата:

Урта Кирмәндә "Укытучым, синең алда башым иямен!" кичәсе узды

Әй мөгаллим, хезмәтеңә килә минем,Рәхмәт әйтеп, башым иясем.Белмәгәнең юктыр синең бу дөньяда –Горур йөрсен киләчәктә синең исем.Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны Укытучылар һәм остазлар елы...

Әй мөгаллим, хезмәтеңә килә минем,
Рәхмәт әйтеп, башым иясем.
Белмәгәнең юктыр синең бу дөньяда –
Горур йөрсен киләчәктә синең исем.
Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан итте. Ә бит укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, ләкин бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы – ул һөнәр генә түгел. Аның өчен укытучы булып туарга кирәк!
 
Шул уңайдан Мамадыш районы Урта Кирмән мәдәният йорты сәхнәсендә «Укытучым, синең алда баш иям» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Бу чара укытучыларга, мәктәпкә багышланган җырлар, шигырьләр, презентацияләр белән бергә үрелеп барды.

Чара Урта Кирмән урта мәктәбе укучылары чыгышы белән башланып китте. Аннан соң сүз мәктәбебезнең тарих фәннәре укытучысы Хәйруллин Ринат Миңнегаян улына бирелде. Ул залда утыручы тамашачыларны мәктәпнең тарихы белән тирәнтен таныштырып үтте. Мәктәп директоры Искәндарова Гөлназ Вакыйф кызы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мәрданов Рифат Әсгать улы мәктәпнең бүгенгесе көне һәм киләчәге белән таныштырдылар.

Ә инде кичәбезнең икенче өлешендә сәхнәгә өлкән укытучыларыбыз –остазларыбызны сәхнәгә чакырдык. Аларга  «Сезнең хезмәтегездә беренче кыңгырау, соңгы кыңгырау кайчан һәм ничек булды?», «Эшләгән дәверегездә нинди кызыклы вакыйгалар булды?» һәм башка шундый кызыклы сораулар бирелде. Әйтерсең алар шул чорларга әйләнеп кайттылар; берсеннән-берсе кызыклы вакыйгаларын искә төшереп, залда утырган тамашачыларны мәктәп елларына алып кереп киттеләр. Алар җырлады да, күңелләрен дә йомшартып алдылар. Укытучы-остазларыбыз Әүхәдиева Рәшидә апа, Гатина Рүзилә апаларыбыз үзләренең иҗат җимешләре – шигырьләрен яңгыратып киттеләр.

Мәдәният йорты сәхнәсендә Урта Кирмән мәктәбе музееның мәктәп тормышына, тарихына, укытучыларына багышланган күчмә күргәзмәсе эшләде.
Бу җанлы, җылы эчтәлекле кичәбез барлык укытучылар башкаруында «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» җыры белән тәмамланды. Чарабызның истәлекле бүләге итеп  укытучыларыбызга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттек.

Лилия НӘГЫЙМОВА,


Мамадыш районы Урта Кирмән авылы китапханәчесе


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ