Логотип Магариф уку
Цитата:

Үткән тарихыбыздан гыйбрәт алырлык

Авылның кулга тотардай ир-егетләре фронтка китеп беткәч, 1938 елда Мамадыш районының Урта Кирмән авылыннан Татарстан АССР Югары Советына сайланган беренче һәм соңгы депутаты Ләйлибәдәр Зарипова 1941 е...

Авылның кулга тотардай ир-егетләре фронтка китеп беткәч, 1938 елда Мамадыш районының Урта Кирмән авылыннан Татарстан АССР Югары Советына сайланган беренче һәм соңгы депутаты Ләйлибәдәр Зарипова 1941 елның октябрендә «Алга» колхозына рәис итеп билгеләнә. Көн туды исә дәүләткә ашлык сорыйлар. Аккош тавы итәгендәге амбарда 20 центнер ашлык бар-барын. Аны тапшырсалар, план 26 процентка үтәләчәк. Хәер, аны сорап та тормаячаклар: иртәгә үк уполномоченныйлар килеп, колхозның бөтен келәтләрен карап чыгачак. Кырып-себереп алып китәчәкләр. Соңгы ике елда колхозчыларга бер хезмәт көненә 150 шәр грамм гына икмәк бирелде. Халык алабута күмәче, черек бәрәңге коймагы, куак бөресе, йоны кыркылган сарык тиресен пешереп ашый. Күпләр язга кадәр тарта алмаячак. Ашлыкны эчке кирәк-яракларга калдырсаң, аеруча мохтаҗларга бераз өләшеп ярдәм итсәң ярар иде. Шундый уйлар белән кыз ашлыкны яшерә, килолап булса да халыкка бирергә дип исемлек тә төзетә. Икенче көнне үк Зарипова «контрреволюцион элементлар, ашлыкны дәуләттән яшерү өчен җинаятьчел группага берләшкәннәр» дип кулга алына. Тикшерү изоляторында узган газаплы көннәр, сорау алулар, урынсызга гаепләүләр ...
Фәсхиев җитәкчелегендә узган Татарстан АССР Югары Судының карары кырыс: РСФСР Җинаятьләр кодексының 58 нче маддәсе нигезендә Зарипова Ләйлибәдәр атарга хөкем ителә.
Адвокат Игнатьевның, Мәскәүгә кабат-кабат хат язып, дөреслекне ачарга тырышуы аркасында гына Зарипованың үлемгә хөкем карары 10 елга ирегеннән мәхрүм итү белән алыштырыла.
Нәкъ илле елдан соң, 1993 елда 127 биттән торган 221 нче номерлы әлеге җинаять эше архив тузаннарын какты. Татарстан прокуратурасы Зарипова, Юнысова, Зәйнуллиннар эшен яңадан карый. РСФСРның 1991 елның 18 ноябрендә кабул ителгән сәяси корбаннарын аклау турында Законының 3 нче маддәсе нигезендә гаепсезгә газап чигүчеләрнең исемнәре акланды. Узганнарның тагын бер кара бите ябылды.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ