Логотип Магариф уку
Цитата:

«Уйнагыз, гармуннар!» фестивале Казан урамнарын гөрләтәчәк

Татар халкын гармунсыз күз алдына китереп тә булмый, чөнки гармун моңы – татарның күңелендә, җанында. Шатлыклы минутларында да, күңеленә сагыш тулганда да кулына гармун ала ул.Соңгы вакытта авылларыбы...

Татар халкын гармунсыз күз алдына китереп тә булмый, чөнки гармун моңы – татарның күңелендә, җанында. Шатлыклы минутларында да, күңеленә сагыш тулганда да кулына гармун ала ул.
Соңгы вакытта авылларыбызда гармун тавышлары ишетелми, кулына гармун алып уйнаучылар сирәк хәзер дигән зарлану сүзләрен дә еш ишетәбез. Чынлыкта исә, алай ук түгел икән бит. Моны «Уйнагыз, гармуннар!» дигән республикакүләм халык иҗаты фестиваль-бәйрәме генә дә ачык раслый. Быел 37 нче ел рәттән уздырылачак әлеге фестивальнең 30 августта – Татарстан Республикасы көнендәге гармунчылар парадында меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Соңгы ике елда гармунчылар парадын Фирдүс Тямаев җитәкләгән булса, быел исә парад башында Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова булачак.
Фестиваль быел иртәнге сәгать 11 дә Камал театры алдындагы мәйданда концерт программасы белән башланып китәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның әйтүенә караганда, «Уйнагыз, гармуннар!» үзен фестиваль буларак кына түгел, ә халык бәйрәме буларак раслады. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.
«Уйнагыз, гармуннар!» фестивале – Казанда халкыбызны туплый торган, халык күңеленә барып җитә торган, җылы кабул ителгән чара.   Сәхнәдә, Татарстаннан тыш,  Башкортстан, Марий эл, Удмуртия, Чувашия, Мордовия Республикаларыннан, шулай ук Ульяновск, Самара, Саратов өлкәләреннән, Пермь краеннан килгән виртуоз гармунчылар да чыгыш ясаячак. Камал театры каршындагы мәйданда өч сәгатьлек концерт биргәннән соң гармунчылар парады мәркәзебезнең Бауман урамы-Казан Кремле- Кремль яр буе маршруты буйлап үтеп, бәйрәм тамашаларына хозурланырга җыелган халыкны гармун моңнарына күмәчәк. Ә инде көндезге сәгать 3 тә исә Кремль яр буенда гармунчылар,фольклор коллективлары катнашында өч сәгатьлек концерт көтелә. «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваль-бәйрәмгә рәхим итегез, дуслар!
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ