Вайнах ифтары 300гә якын кешене җыйды
Рамазан аенда башкалабызның төрле рестораннарында ифтар ашлары оештырыла. Кичә Казанда беренче тапкыр зур масштабта чечен-ингуш вайнах ифтары үтте. Анда 270 тән артык төрле милләт вәкилләре катнашты.
Дини мәҗлес Коръән аятләреннән башланып китте һәм зур экранда Чечня, Ингушетия республикалары хакында видеороликлар, милли каһарманнары белән таныштыру белән аралаштырылып барды. Шулай ук ифтар вакытында Ингушетия Республикасының Татарстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Әмир Хашиев, Татарстанда «Вайнах» чечен милли-мәдәни автономиясе рәисе Селим Сусаев, Чечня Республикасы Башлыгының Татарстандагы вәкиллеге җитәкчесе Эли Кагарбәковлар да чыгыш ясады.
Искәртеп үтәбез, вайнах безнең кешеләр дигәнне аңлата. Әлеге атама чеченнарда ансамбль, журнал исемннәренә дә кушылган.
Күп милләтләрне берләштергән ифтарда Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин да чыгыш ясады. Ул Рамазан аеның мөһимлегенә басым ясады.
- Әлеге формат безнең тату була белүебезне раслый. Безнең арада хәтта башка конфессия кешеләре дә бар. БарыбыздаТатарстанның, Россиянең бөек, бердәм халкы булуын аңлыйбыз. Монда без дусларыбыз белән очрашабыз, яңа дуслык элемтәләрен ныгытабыз, Р. Вәлиуллин.
Автор фотолары





Комментарийлар