Логотип Магариф уку
Цитата:

Васил Шәйхразыев: «Татарлык ул татарга гына кирәк»

Яшь буын туган телен, гореф-гадәтен белми, милли мәдәнияткә тартылмый, милли аң аксый... Татар яшәгән кайсы гына җиргә барма, әле дә булса, шул аянычлы моң-зар белән очрашасың. Күптән түгел Себер тата...

Яшь буын туган телен, гореф-гадәтен белми, милли мәдәнияткә тартылмый, милли аң аксый... Татар яшәгән кайсы гына җиргә барма, әле дә булса, шул аянычлы моң-зар белән очрашасың. Күптән түгел Себер татарларының иле –  Урал округының Курган, Свердлау, Чиләбе, Омск, Нижневартовск һ.б. өлкәләреннән килгән татар оешмалары җитәкчеләре, активистлары Төмән шәһәрендә бергә җыелып, милләтебезне саклап калу, аның дәрәҗәсен арттыру, яшьләрдә телебезгә карата ихтирам уяту мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура  рәисе Васил Шәйхразыев та катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Насыйров проблемаларга  үз мөнәсәбәтен  җиткерде:
– Төмән өлкәсе Урал федераль округына караган башка  өлкәләрдән җирле татар халкы яшәве белән аерылып тора. Татарча яңгырашлы елга, тау, күл, урам исемнәре биредә булган кадәр башка  бер өлкәдә дә юк. Без, Себер татарлары, Себернең үз Ватаныбыз булуы белән горурланабыз. Заманында Тубылда, Төмәндә ике институт, педагогик көллият гөрләп эшләде, йөзгә якын мәктәп белем бирде. Һәр авылда мәдәният йортларының ишекләре ачык иде. Сәяси вазгыять һәм дөнья белән бергә кеше дә үзгәрә. Кызганыч, бүгенге көндә өлкәбездә мәгариф йортлары, мәктәпләр саны кимеде: укытуда этномәдәни компонент булган кырыклап кына мәктәп калды. Ни дәрәҗәдә кыен хәлдә булсак та, татар теле әле яңгырый, татар мәдәни эшчәнлеге туктамый. Төмәндә егермедән артык татар оешмалары эшли. Бер-берсе белән киңәшләшеп, ярдәмләшеп актив эш алып баралар.

Борчылырлык сәбәпләр  аз түгел. Федераль белем бирү стандартлары нигезендә татар теле дәресләренең саны кими. Алдагы биш, ун ел эчендә бу  хәлне ничек үзгәртергә? Киләчәктә эшмәкәрләр, дин әһелләре, үзебезнең телне ихтирам иткән гаиләләр, мәгарифкә, мәдәниятебезгә битараф булмаган кешеләр белән киңәшләшеп,  татарлар яшәгән җирдә йөз, йөз илле квадрат метрлы биналар төзеп, балаларны коммерцияле Монтессори педагогик системасы буенча укытуны күз алдында тотабыз. Балалар уку йортына аяк басканчы ук, аларга  татар рухын сеңдерә торган белем һәм тәрбия бирүче оешмалар ачарга кирәк. Татар рухын, телен бары шулай гына саклап калырга мөмкин. Төмән шәһәренең муниципаль автоном  оешмасы өстәмә, иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге  «Этнос»та алга таба балаларга туган телне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне өйрәтү бурычын  куябыз.
Ринат Насыйровны тагы бер мәсьәлә – өлкәдә татар тарихчыларына, язучыларына бер һәйкәл дә булмавы борчый. Үз чыгышында ул милләттәшләрне бердәмлеккә, бер-берсенә карата йомшаграк булырга өндәде. «Йомшаклык ул –  көчсезлек түгел, ә зур көч», – дип йомгаклады  чыгышын.
Билгеле булганча, 2023 ел Дастаннар елы дип игълан ителде. Утырышта катнашкан тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков бу елның әһәмиятенә, нинди нәтиҗәләр көтеләчәгенә тукталды.
– Дөресен әйтергә кирәк: милли аңыбызның рәте-башы юк, – диде галим, һәрвакыттагыча кискен чыгыш ясап. – Бу хәл халыкны исәпкә алу вакытында аеруча ачык  күренде.  Без аңлыйбыз: яшьләр арасында милли аңны үстерү юллары  бик чикләнде. Мәктәпләрдә җирле халыкка кагылган тарих фәне, татар тарихы бөтенләй укытылмый диярлек. Ул мәгълүматны башка юллар белән җиткерү ысуллары  эшләнелмәгән. Шуңа күрә яшьләр арасында пессимистик карашлар белән очрашасың. Һәрбер милли аңның нигезендә тарихи аң ята. Әгәр дә татар кешесе үзенең чын тарихын белсә, ул үзенең кем икәнен аңлый алыр иде. Ә менә  чын тарихыбызны чагылдырган дастаннар турында яшь буын берни белми. Бүгенге көндә балаларга яраклаштырылган вариантлар юк, – дип борчыла галим. Аның фикеренчә, балалар өчен хрестоматия язарга, анда  «Ак күбек»  әсәрен дә,  «Идегәй» дастанының халыктан  җыелган версиясендә балаларга яраклаштырып бастырырга кирәк. Балага дастан әкият кебек аңлаешлы булырга тиеш. Дастаннар аша балаларга бабаларның ничек яшәгәннәрен аңлатырга мөмкин. Шулай ук Дамир Исхаков Себер татарлары өчен аерым хрестоматия  бастырып чыгару мөһим дип саный. «Дастаннар елы уңаеннан, мәчетләрдә, Интернет челтәрләрдә зур пропаганда эшләре алып бару, видеофильмнар төшерү мөһим», – дип тәкъдим итте галим.
Свердлау өлкәсендә кырык ике татар авылы исәпләнә. Унбиш мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фән, дүрт белем бирү оешмасында факультатив дәрес буларак укытыла. Егерме дүрт авылда клуб эшли. Ун авылда татар китапханәләренең ишекләре ачык. Өлкәдә ел саен  70 тән артык милли- мәдәни чара уза. Бу турыда ТРның Свердлау өлкәсендәге даими вәкилле урынбасары Фәвия Сафиуллина  сөйләде. Күптән түгел шәһәрдә Татарстан киносы көннәре ачылган. Өлкәнең сигез, тугыз шәһәрендә татар телендә кинолар күрсәтелә хәзер. Халык бу чараны көтеп ала, бик теләп йөри. Быел «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә 159 бала катнашкан. Катнашучыларның 94 е рус телендә, калганнары татар телендә сөйләгән. 28 февральдә 11 нче тапкыр күренекле татар ашчысы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган «Татар ашлары» фестивале узачак. Бәйгедә көллиятләрдә белем алучы башка милләт балалары, татар ризыкларын әзерләп, үзара профессиональ дәрәҗәдә ярышачак. 11–12  март көннәрендә «Урал сандугачы» җыр бәйгесенең узуы көтелә, дип яңалыклары белән уртаклашты Фәвия ханым. Ул, билгеле, борчулы мәсьәләләргә дә кагылып үтте.
– Мәгарифтән ерак кеше булсам да, миңа татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында жюри әгъзасы булырга туры килде. Атнасына ике, өч сәгать татар телен укыган балаларның белем дәрәҗәсе бик түбән, әдәби теле бөтенләй юк икәнлеге күренде олимпиадада. Әдипләребезне бутыйлар, үз диалектларында язсалар да, бик күп хата җибәрәләр. Укытучыларны да яманлыйсым килми. Бәлки, барыбызга да берләшеп татар теле дәресләренең сәгатьләрен арттыру мөрәҗәгате белән чыгаргадыр. Җанисәп нәтиҗәләре еларлык хәлдә. Без мондый хәлгә калырбыз дип көтмәгән идек. Билгеле, моның төрле сәбәпләре бар. Бердәмлек җитмәү шуларның берсе дип уйлыйм. Татар мәдәни үзәгендә,  Татарстан язучылары, татар активистлары белән очрашу оештырдык. Барыбыз да «Нишләргә?» дигән сорауга җавап эзләдек. 30 нчы елда нинди нәтиҗәләр күрербез? Татарның милли үзаңын күтәрүнең тагын нинди «рецепт»ын табарга? Әйтик, Дастаннар елын игълан итү – үзе бер юл. Катнаш никахларны булдырмас өчен, яшьләргә аңлату эшләре алып барырга кирәктер, бәлки. Бездә татар телен белмәгән татар оешмасы җитәкчесе бар. Аны татар теле белгән башка оешма җитәкчеләре бик өнәп тә бетерми. Әмма бу кешенең үзенең бер зур роле бар. Ул  хөкүмәт җитәкчеләре алдында татарны матур итеп күрсәтү өчен зур хезмәт куя. Бердәмлек кирәк безгә, милләттәшләрем!
Чиләбе өлкәсенең татар конгрессы вәкиле, шагыйрә Оксана Ильюп милләтне саклауда халык театры зур роль уйный дигән фикердә.
– Бүген театр аша яшь буында милли мәдәнияткә, халкыбызның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уятырга тырышабыз. Яшьләр театрга бик тартылмый шул. Театрны аякка бастырган 2018 елда кешеләрне җыюы тагын да авыррак иде. Ә хәзер театр карарга 400 ләп тамашачы килә. Тамашачыны яңа спектакльләр белән кызыксындыру турында уйланабыз. Ата-аналардан һәрвакыт балалары белән бергә килүләрен үтенәбез. Чөнки кечкенә балаларга тиз сеңдерү хас. Милли мәдәниятебезгә карата ярату һәм горурлык хисен балаларга балачактан ук тәрбияләргә кирәк.
Оксана җанисәп нәтиҗәләренең түбән булуын да билгеләп үтте. 2010 елда Чиләбедә 220 мең татар яшәгән. Хәзер татарларның саны 120 меңгә калган. Шатлыклы яңалыклары белән дә бүлеште:
– Узган елда Коншак районы Мөслим авылы мәктәбендә татар сыйныфы ачылды. Быел Коншакның үзендә, Чиләбенең аэропорт бистәсендә мәктәпләрендә татар сыйныфларын ачу планлаштырыла,  – диде шагыйрә.
Җыелышны ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев йомгаклап милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итте:
– Бүгенге көндә 7000 нән артык тел бар. Шуларның берсе – татар теле. Булганнарыннан 2500 тел бетәм-бетәм, үләм-үләм дип тора. Дөньяда ике атнага бер тел юкка чыга. Шуны истә тотып, имамнарыбыз, мөфти-хәзрәтләребезнең мәчет-мәдрәсәләребез дә татар милләтенә тәрбия бирү, телне өйрәтү буенча ныклы эш алып баруы мөһим. Муса Җәлил, Шиһабетдин Мәрҗани, Минтимер Шәймиев кебек шәхесләрнең исемнәрен тел, дин, милләт тарихы аша мәңгеләштерү – кирәкле чараларның берсе. Рөстәм Миңнеханов сүзләрен кабатлап, «Татарлык ул татарга гына кирәк», –  дип  әйтәм. Һәр милләтнең  үз кайгысы. Мәдәни мирасны, тел байлыгын балаларыбызга без тапшырмасак, кем эшләр моны?

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА, Төмән


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ