Логотип Магариф уку
Цитата:

Ватанпәрвәрлек туган якны өйрәнүдән башлана

Бүген М.Хәсәнов исемендәге татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында “Минем газиз кече Ватаным” кыска видеороликлар Россиякүләм конкурсының йомгаклау тантанасы булып узды. Проект Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, М.Хәсәнов исемендәге татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, “Миллиард.Татар” интернет порталы белән берлектә оештырылды.

“Бәйгенең төп максаты – яшь буында ватанпәрвәрлек, үзенең кече ватаны өчен милли горурлык хисләре  уяту, – ди М.Хәсәнов исемендәге татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова. – Безнең һәрберебезнең газиз туган ягы бар. Һәрберебез туган ягының кабатланмас истәлекле урыннары, табигый байлыклары, күренекле шәхесләре белән горурлана. Туган як үсешенә аның башкаларга танытуга кечкенә генә булса да үз өлешеңне кертү – үзе зур шатлык”.

Шулай ук Эльмира Галимова залга җыелган укучыларга, аларның остазларына олы рәхмәтен җиткерде. Конкурста катнашканнарны алга таба да шундый чараларда катнашырга, актив булырга өндәде. Ә киләчәктә энциклопедистика юнәлешендә күрсәтерлек шәхесләр булып җитлегүләрен теләде.

“Минем газиз кече Ватаным” конкурсында 11–14 яшькәчә һәм 15–18 яшьлекләрдән 25 эш кабул ителгән. Яшүсмерләр видеохезмәтләрен “Туган як”, “Каһарман”, “Безнеке” номинацияләренә юллаган. Хезмәтләр ике телдә кабул ителгән. Шулардан 14 видео сайлап алынган һәм “Миллиард.Татар” интернет-басмасының социаль челтәрләрендә дөнья күрде.

“Безнеке” (15–18 яшь) номинациясендә Түбән Новгород өлкәсеннән Айшә Садретдинова һәм Рания Шәрибҗанованың “Мишәр авылы буйлап” ролигы җиңде. “Каһарман”да (11–14 яшь) Казаннан Сафина Шагиеваның танылган педагог Камәрия Хәмидуллина турындагы хезмәте җиңүчеләр рәтендә. “Безнеке” (15–18 яшь) номинациясендә Түбән Кама шәһәреннән Вәсилә Бадгиеваның “Әби сандыгы” видеосы шәп дип табылган.

Тәбрикләү тантанасында TATSRIGA сайтының бай эшчәнлеге дә тәкъдим ителде. “Минем газиз кече Ватаным”конкурсының призерлары да билгеләп үтелде.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ