Владимир Вавилов: «Россиядә әни булуның дәрәҗәсен үстерергә кирәк»
Быел Россия Президенты Владимир Путин «Татарстан Республикасының Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм фонды» җитәкчесе Владимир Вавиловка Пирогов ордены тапшырылды
Быел Россия Президенты Владимир Путин «Татарстан Республикасының Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм фонды» җитәкчесе Владимир Вавиловка Пирогов ордены бүләген бирү турындагы фәрманга кул куйды. Аның исеме безнең республикада гына түгел, ә бөтен Идел буе төбәгендә яшәүче халыкларга да яхшы таныш. Тормышындагы шәхси фаҗига Вавиловны беренче балалар хосписын төзергә этәрә. Шул вакыттан бирле үзәк аның җитәкчелегендә көн саен авыр хәлдәге пациентларга тәүлек әйләнәсе стационар ярдәм алырга булыша. Хоспис хезмәткәрләренә һәм авыру балаларның ата-аналарыннан нинди хәлләр белән очрашырга туры килгәнен күз алдына китерү дә авыр. Кызганычка, хоспис пациентларының саны кимеми. Шунлыктан яңа корпус төзү ихтыяҗы барлыкка килә. Форсаттан файдаланып, без Казан хосписына чакыруны кабул иттек.
– 2022 елда Сез Болон мәгариф системасын тәнкыйтьләдегез һәм БДИга каршы булуыгызны әйткән идегез. Сезнеңчә, хәзер кире совет укыту системасына кайтырга кирәкме? Нигә?
– Үз эшем белән бәйле рәвештә мин БДИ аша үткән күп кенә кешеләр белән очрашам һәм аларның кайберләренең никадәр грамотасыз һәм ахмакларча фикер йөртүен күрергә туры килә. Кызганыч, хәзерге мәктәп балаларыбызны уйларга өйрәтүдән туктады. Укытучылар алар алдында бер генә бурыч куя: алдан ятланган сорауга дөрес җавап бирү.
Минемчә, әгәр кеше укырга тели икән, ул һәрвакыт белемгә омтыла. Белемгә юл һәрвакыт ачык һәм ачык булачак. Әлбәттә, БДИ системасы камил түгел. Кешеләр компьютер, Интернет дөньясында яшәп уйларга да иренә башладылар. Хәзерге мәгариф системасы күбрәк халыктан акча алу нигезенә корылган. Ата-аналар балаларына вузга керү өчен кирәкле имтиханны тапшыруга бик күп акча сарыф итәләр. БДИ аркасында баланың психикасы да, әти-әнисе белән мөнәсәбәтләре дә җимерелә. Гаилә бюджетының күп өлеше имтиханга әзерләнүгә китә башлый. Шул рәвешле, сүзгә килүләр барлыкка килә. Балага, ул өйрәнсен өчен, зур басым ясала. Нәтиҗәдә бу бернинди дә яхшылыкка китерми.
Укытучылар бүген балаларга начар билге куярга да курка, чөнки алар шулай үзләрен бәяләгән кебек килеп чыга. Ә балалар укытучыларны хөрмәт итми башлады. Укытучыларга карата сансыз мөнәсәбәт барлыкка килде, чөнки ата-аналар, кечкенә генә проблемалар килеп чыкса да, шунда ук үз балаларын яклый башлый. Минем беренче укытучым әле дә исән, һәм мин аның белән аралашам, хәлләрен белешәм. Күрәсең, бездә укытучыга карата хөрмәт тәрбияләнгән.
Совет заманында белем бирү, әлбәттә, яхшырак иде! Беренчедән, балаларның башын бутый торган ахмак мәсьәләләр юк иде. Минемчә, мәктәптә хәзер күбрәк хезмәт күрсәтәләр, ә безнең көннәрдә чын мәгънәсендә укыттылар. Укытучыларның максаты – укучыларга белем бирү һәм аларны уйларга өйрәтү иде! Ә хәзер математика, рус теле, физика, биология һәм башка юнәлешләр буенча кирәкле ике-өч имтиханга әзерләү өчен барысы да репетитор яллыйлар. Балаларның төп максаты – бу әйберләрне аңлау түгел, ә җавапларны ятлау. Боларның барысының да иң күңелсез ягы – чынлап торып белем алучы балаларга БДИда мәктәп программасында булмаган сораулар белән очрашырга туры килә. Шуңа күрә күп кенә чыгарылыш укучылары имтиханны тапшыра алмый.
Без хәзер БДИ җимешләрен татыйбыз. Бу «баш миен эшләтә белмәгән» яшьләрдә яхшы күренә. Эшкә кабул иткәндә, мин потенциаль хезмәткәрнең дипломына карамыйм, ул миңа аның турында берни дә әйтми. Барысын да аның белән аралашкач аңлап була. Һәрхәлдә, барлык күнекмәләр тәҗрибә белән килә, әгәр теләк булса, һичшиксез урын да табылачак. Шулай да мин тиздән мәгариф өлкәсендәге җаваплы кешеләр мәсьәләне аңлап, БДИны гамәлдән чыгару карарына килерләр дип өметләнәм.
– Хосписка эләккән балаларның язмышлары ничек формалаша? Алар үз укуларын дәвам итәләрме? Мөгаен, укытучылар аларны укытырга киләләрдер, яисә хоспис янындагы мәктәпкә бару мөмкинлеге бармы?
– Бала һәрвакытта да бала булып калырга тиеш. Мин гел интеллектуаль үсеш кирәклеген яклаучы. Әгәр хоспистагы баланың авыруы аңа белем алырга комачауламаса, без һәркемгә укырга мөмкинлек бирергә тырышабыз. Үзәктә махсус социаль педагог бар, ул балалар белән мәктәп программасын үтә. Көндезге стационарда мәктәпкә йөрүчеләр дә бар, без аларның рухи һәм физик үсешенә медицина күзлегеннән ярдәм итәбез. Балалар укырга тиеш, бигрәк тә ул үзе белемгә тартылса. Шунысын да әйтергә кирәк: күп кенә мәктәпләр берәр нинди үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә каршы килмиләр. Безнең чакыру буенча волонтёрлар буларак педагоглар, психологлар килгән очраклар да булды.
– Хоспис эшендә катнашырга теләүче волонтёрлар кайдан килә?
– Без волонтёрлык программасы буенча эшлибез, аның ярдәмендә хосписта ярдәм итәргә теләүчеләр гел булып тора. Хосписның шулай ук фонд дуслары да бар, алар үзәк территориясендә төрле мастер-класслар үткәрүче волонтёрларын җибәрәләр. Күп кенә балалар хәтта хоспистан чыкканда да бездән китәргә теләми. Ә төп кадрларга килгәндә, үзәктә буш вакансияләр юк.
Без, хезмәткәрләр талчыкмасын өчен, барысын да эшләргә тырышабыз. Төрле тренинглар үткәрәбез, сәяхәтләр, походлар оештырабыз.
– «Доктор Лиза» фильмында төп герой җинаятькә бара. Ул хастаханәдә эшләүче дустының сейфыннан авыру кыз өчен морфий урлый, чөнки аның әти-әнисе даруханәдә авыртуны баса торган препаратны таба алмый. Ә сезнең хосписта авыртуларның хәлен ничек җиңеләйтәләр?
– Хоспис эчендә тормыш үлем белән очраша. Моңа һәркем түзә алмый. Соңгы көнгә кадәр яшәү өчен көрәш бара, шуңа күрә пациентларның күпчелеге хастаханәдә бакый дөньяга күчә. Хосписта реабилитациягә өмет булмаган авырулар яши. Әмма алар да ахырга кадәр яшәү өчен көрәшәләр.
Авыртуны баса торган препаратлар кыйммәт түгел. Диагноз буенча кирәк булганда, безнең медицина хезмәткәрләре авыртуны басарга ярдәм итә. Бу бернинди дә куркыныч тудырмый. Препаратлар җитәрлек һәм алар бар. Күпчелек кеше көчле дарулар ияләшүгә китерергә мөмкин дип курка. Әмма без аңлатабыз, алар авыртудан арындыруга гына юнәлтелгән. Кеше, бигрәк тә балалар авыртуга түзеп торырга тиеш түгел.
– Безнең журнал мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрнең гармонияле үсеше өчен эшләүче һәм шундый балаларга костюмнар тегүче «Барысы да балалар өчен» оешмасы белән хезмәттәшлек итә. Статистика мәгълүматлары буенча, Татарстанда 266 меңнән артык инвалид бар, шуларның 17 275 се – балалар. Сезнеңчә, бу саннарның зур булу сәбәбе нәрсәдә?
– Билгеле, монда экологиянең дә йогынтысы бар. Ашаган ризыкларыбызның – табигый, эчкән суыбызның чиста булмавы да тәэсир итә. Ләкин төп сәбәп әни булачак кызлар һәм әти булачак егетләрнең яшь чакта нинди тормыш алып баруына бәйле дип уйлыйм. Күп кенә кызлар хәзер спиртлы эчемлекләр эчә, электрон тәмәке тарталар. Болар барысы да булачак балаларның сәламәтлегенә тәэсир итә. Хатын-кызларның тормышта үз ролен һәм киләчәктә әни булачакларын аңлауларын теләр идем!
Мин һәрвакыт Россиядә әни булуның дәрәҗәсен һәм культурасын үстерергә кирәк дип әйтәм. Күп кенә кызлар, мода артыннан куып, көнбатыштан килгән диеталар белән үзләрен хәлсезләндерәләр, организмнарын эштән чыгаралар. Кайбер яшүсмерләр анорексиядән интегә башлый. Мин еш кына кызларга башта бала табарга, сабый мохтаҗ булган әйберләрне бирергә кирәклеген әйтәм, ә аннан соң инде үз тәнең белән теләгәнеңне эшлә.
Гөлназ ГАЙНУЛЛИНА
Фото Анжела Вавилова фонды архивыннан
Комментарийлар