Хис ул – бөек эшләргә рухландыручы илаһи көч
Укыту-тәрбия системасының нигезе әхлакый тәрбиядән тора.
Мин әхлакый тәрбиянең укыту-белем бирүнең нигезе дип саныйм. Тәрбия ул – бик матур чәчәк, укыту исә – ул тәрбия дип аталган чәчәкнең бер таҗ яфракчыгы гына. Мин балаларга белем бирү барышында һәрвакыт аларны әхлакый яктан тәрбияләүгә әһәмият бирдем. Әхлакый тәрбиянең иң кыйммәтле сыйфатларының берсе – кешелеклелек, шәфкатьлелек, эчкерсезлек, балаларны ярату, ата-аналарга хас кырыслык һәм таләпчәнлек. Шунсыз укыту-тәрбия эшендә уңышка ирешеп булмый.
Мин баланы хисләр аркылы тәрбияләүгә ышанам. Хис ул – бөек эшләргә рухландыручы илаһи көч. Әгәр матур хисләр яшьли бала күңелендә тәрбияләнмәсә, олыгайгач аны тәрбияләп булмый. Бу дөньяны акыл белән генә түгел, йөрәк белән дә танып белергә кирәк. Шатлыкка һәм кайгыларга сизгерлек бары тик бала чакта тәрбияләнә. Укучы бала кешеләрнең бәхете, шатлыгы, күңел тынычлыгы өчен ни дә булса эшләгәндә генә башка кешенең кичерешләрен тоя ала.
Эш дәверендә безне хөрмәт иттеләр, олыладылар, яраттылар. Әгәр укытучы укучылар белән класста, дәрестә генә очрашса, аның йогынтысын шунда гына сизәләр. Мин балалар белән дәрестә дә, дәрестән тыш чараларда да, сәяхәтләрдә дә аларның күңелен, рухи дөньяларын өйрәнергә тырыштым. Чөнки укыту-тәрбия системасының нигезе әхлакый тәрбиядән тора. Без яши торган җәмгыятьнең нигез ташы – әхлакый тәрбиягә барып тоташа. Әхлакый тәрбиядән башка җәмгыять үзеннән-үзе юкка чыга.
Комментарийлар